Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев елга йомгак ясады: Путин белән фикер аермалары да бар


НТВ җитәкчесе Владимир Кулистиков (с) һәм Дмитрий Медведев әңгәмә вакытында
НТВ җитәкчесе Владимир Кулистиков (с) һәм Дмитрий Медведев әңгәмә вакытында

Русия президенты Дмитрий Медведев якын киләчәктә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибенә кайту булмаячагын әйтте.

Медведев Русиянең өч федераль телевизион канал җитәкчеләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. “Үтеп баручы елга президент белән нәтиҗә ясау” дип аталган тапшыру сәгать ярым тирәсе барды. Күп төрле җавапның кимендә икесе премьер-министр Владимир Путин карашыннан шактый аерыла иде. Медведев Ходорковский мәсьәләсендә һәм оппозиция җитәкчеләренең кайберләренә карата үзгә карашта булуын күрсәтте.

Узган атнада халык белән туры элемтә сөйләшүендә Путин: “Без Ходорковскийның җинаять эшләве мәхкәмәдә исбатланганыннан чыгып эш итәргә тиеш”, дип искәрткән иде. Гаепләнүчеләрнең адвокатлары исә Путинның әлеге сүзләре Ходорковскийга икенче җинаять эше нигезендә дә гаепләү карары чыгарачагына шик тудырмый дип саный.

Бүген сорауларга җавап биргәндә Медведев: “Президент булсынмы ул яки башка дәүләт оешмасында эшләүче җитәкчеме, гаепләү яки аклау карары чыкканчы ул бу турыда үз карашын әйтергә тиеш түгел”, диде.

Медведев оппозиция вәкилләрен телгә алды

Медведев шулай ук Русия сәясәтчеләре турында да үз фикерен җиткерде. “Президент һәм премьердан тыш тагын нинди перспектив сәясәтчеләр бар?” дигән сорауга ул Дәүләт Думасындагы фракция җитәкчеләренең танылган сәясәтчеләр булуын ассызыклады. Моннан тыш ул Думага кермәгән – системага карамаган оппозиция вәкилләре Михаил Касьянов, Борис Немцов, Эдуард Лимонов һәм Гарри Каспаров исемнәрен атап узды.

Аннан аермалы буларак Путин оппозиция вәкилләре бары бер әйбер – хакимият һәм акча гына тели дип әйткән иде. Теркәлмәгән Халык иреге партиясе рәистәшләре Немцов, Владимир Милов һәм Владимир Рыжков бу сүзләре өчен аны мәхкәмәгә бирде. Алар Путин һәм тапшыру барган Русия каналыннан бу мәгълүматны кире кагуны таләп итәләр һәм премьердан компенсация буларак бер миллион сум түләттерергә телиләр.

Низаг тарафларына тигез караш

Әңгәмә барышында Медведев Мәскәүнең Манеж мәйданындагы бәрелешләргә карата да үз фикерен белдерде. Ул хакимият низагның бар тарафларына да тигез карарга тиеш дип саный.

“Бер якка гына өстенлек биреп, икенчесен хурларга ярамый. Бу һич кенә дә дөрес түгел”, диде ул.

Билгеле булганча, бу атнада Русия премьер-министры Владимир Путин “Спартак” футбол такымының үтерелгән җанатары Егор Свиридов һәйкәленә барып чәчәкләр куйды.

“Әгәр аның урынына ул вакытта кавказ кешесе үтерелгән булса, Путинның чәчәкләр куюы икеле”, дип яза интернетта Мәскәүдә яшәүче урыс булмаган халыклар.

Медведев шулай ук Русиянең губернаторларны сайлау тәртибенә якын арада кайту булмаячагын да әйтте. “Якын киләчәктә ил белән идарә итүнең бердәмлеген – вертикальне саклау кирәк”, диде ул.

Сүз уңаеннан, интернетта "Милли республикаларда президент атамасын саклап калырга һәм аларны сайлап кую тәртибен кайтарырга чакырган" Медведев исеменә язылган Мөрәҗәгатькә имза җыю эше бара.

ТВ яңалыклары чынбарлыктан аерыла


Медведев әлеге җавапларны Беренче канал җитәкчесе Константин Эрнст, Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясе башлыгы Олег Добродеев һәм НТВ җитәкчесе Владимир Кулистиков белән әңгәмә барышында әйтте.

Бу инде өченче шундый очрашу булса да, Медведев беренче тапкыр журналистларның үзләренә дә сорау бирде. Ул Русия телевидениеларына карата соңгы вакытта сүз иреген кысу хакында тәнкыйтьләр булуын ассызыклап, аларның фикере белән кызыксынды.

Телевидение җитәкчеләре гомумән алганда сүз иреге бар дип белдерде. Алар фикеренчә бу бары редакция сәясәте һәм анда эшләүчеләрнең субъектив карашлары сәбәпле генә чикләнелә.

Медведев исә телевидениеда бирелә торган яңалыклар чынбарлыктагы тормыштан аерыла дип саный. “Телевидение бирә торган яңалыклар барышы интернет яки башка массакүләм мәгълүмат чараларыннан бик нык аерылырга тиеш түгел. Минемчә, бүген нәкъ шул хәл күзәтелә”, диде ул.
XS
SM
MD
LG