Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 йомгаклары: Конгресс үз эше белән канәгать


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2010 елда эшләнгән эшләрне барлап, киләсе елга бурычлар билгеләде.

Җыен Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закировның чыгышы белән башланып китте. Ул агымдагы елда башкарылган төп чараларга тукталды.

“Мөхтәрәм милләттәшләр, күпләрегез хәтерлидер: 2010 ел безнең өчен шактый катлаулы һәм төрле чараларга бай булды. Аларны кыскача исегезгә төшереп китәм:

- I Бөтенрусия авыл сабан туе, ул Самар өлкәсе Гали авылында узды;
- II Бөтендөнья сугышының 65 еллык юбилеена багышланган чаралар кысасында без, елдагы гадәтне дәвам итеп, барлык БДБ илләреннән сугыш ветераннарын чакырып, 2 атна шифаханә-санаторийдә ял иттереп җибәрдек.
- Изге Болгар җыены;
- Ижау шәһәрендә узган федераль сабан туе;
- Бөтендөнья татар яшьләре җыены;
- татар дин әһелләре форумы;
- III Бөтенрусия татар фольклор коллективларының “Түгәрәк уен” фестивале;
- татар теле һәм әдәбияты укытучыларының V съезды уздырылды.

“Татар дөньясы өчен уздырыла торган чаралар милли тормышны ныгыта”

Ринат Закиров сүзен дәвам итте: “Менә шушы бик зур чараларның барысы да бер елга туры килде. Бу, әлбәттә, бер яктан караганда очраклылык, ә икенче яктан бер дә очраклылык түгел. Аларның кайберсе 3 елга бер, кайберсе 2 елга бер оештырыла торган чаралар. Ләкин аларның барысы да безгә бик кирәк. Болар безне көчәйтә торган, безнең милли тормышны ныгыта торган чаралар итеп кабул ителә.
Разил Вәлиев

Безнең быелгы төп эшләребез Русиядә җанисәпне уздыруга бәйле булды. Халык санын алыр алдыннан, конгресс тарафыннан аерым план төзелде, төбәкләргә бару өчен махсус төркемнәр оештырылды. Милләтебезнең күренекле галимнәре, язучылары, артистлары, җәмәгать эшлеклеләре кергән 30дан артык төркем, татарлар күпләп яши торган Русиянең 44 төбәгендәге йөзләрчә шәһәр һәм авылларын йөреп чыкты”, диде татар конгрессы башлыгы.

Ринат Закировтан соң сүз алган Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев 2 төп темага тукталып узды. Аларны берсе Польша хөкүмәтенә җибәрелгән рәхмәт хаты булса, икенчесе Мәскәүдә Манеж мәйданында булган вакыйгалардан соң, илдәге вазгыять, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында иде.

“Адәм баласы үзен хөрмәт иткән кешене генә хөрмәт итүчән итеп яратылган”

Разил Вәлиев чыгышында түбәндәге фикерләрне белдерде:

“Татарстаныбызда андый проблемнарыбыз юк: без монда тату, дус яшибез. Әмма илебез күпмилләтле, шулай ук Татарстаныбыз да күпмилләтле. Андый мәсьәлә теләсә кайчан килеп чыгарга мөмкин. Без анда үз фикеребезне әйттек. Без бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Әмма хөрмәт итү ул берьяклы гына була алмый.

Кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундый итеп яратылган, ул үзен хөрмәт иткән кешене генә хөрмәт итә ала. Әгәр дә безне кайсыдыр як хөрмәт итә алмый икән, без дә шулай ук аны хөрмәт итә алмыйбыз. Аннан соң кеше үзен хөрмәт иткән дәүләтне генә хөрмәт итә ала. Шуңа күрә дәүләт безне, без дәүләтне хөрмәт итәргә тиеш. Тигезлек, татулык булырга тиеш.

Аннан соң без Русия җитәкчеләре алдына үзебезнең бер таләбебезне куйдык. Ул да булса моннан берничә ел элек бетерелгән милләтара мөнәсәбәтләр министрлыгын кире кайтару турында. Бу таләбебезне без бүген-иртәгә Мәскәүгә җибәрәчәкбез һәм инде сез дә үзегезнең оешмалар исеменнән төбәкләрдән безнең таләпләрне хуплап, үзегез дә шундый мөрәҗәгатьләр кабул итсәгез, бик тә яхшы булыр иде. Бу Татарстан, татар халкы өчен генә түгел, бөтен Русия өчен, Русиядә яшәүче халыклар өчен бик тә кирәк.

Икенче мөрәҗәгатебез Польша президентына, халкына рәхмәт әйтүгә кагылышлы булды. Белгәнегезчә, үткән ноябрь аеның 25ендә, Польшаның Гданьски шәһәрендә татар гаскәриенә һәйкәл куелды. Бу – Польша халкының татар халкына рәхмәте. Бу хөрмәткә без сүзсез, җавапсыз калган булсак, бу инде мәгънәсезлек булыр иде”, диде Разил Вәлиев.

Җыелышта эшлекле бәхәсләр ишетелмәде. Ә инде Башкарма комитет әгъзалары булмаучыларның озын-озын чыгышлары ниндидер реклам җилләрен хәтерләтте.
Фәрит Уразаев

Әйтик, Новосибирскидан килгән татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Динә Гәрәева фотосурәтләр аркылы үзләре башкарган эшләрне аңлатты. Ә инде Казан шәһәренең 19нчы гимназия укытучысы Айрат Фәйзрахманов интернет аша татар телен укытуны оештыруларын Башкарма комитет әгъзаларына сөйләде. Мондый чыгышлардан ялыгып булса кирәк, кайбер Башкарма комитет әгъзаларының утырышлар залыннан чыгып китүләре дә күренде.

Татар конгрессы каршындагы Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев исә үз чыгышында, www.tat-business.ru адреслы интернет сайтларын булдыруларын һәм дөньяның төрле илләрендәге 1000гә якын татар эшмәкәренә хезмәттәшлек итү тәкъдиме белән хатлар җибәрүләре турында сөйләде.


“Ягъни бүгенге көндә һәрбер татар эшмәкәре шушы сайтка кереп, үз мәгълүматын бирә һәм татар дөньясы турында мәгълүмат ала ала.

Хәзерге көндә безнең бурычыбыз – татар эшмәкәрләренең төрле юнәлешләрдә эш алып баруларының инвентаризациясен ясау”, диде ул.

“Татар буржуазиясе формалаша башлады”

Сүзен дәвам итеп, “Татар эшмәкәрләре бүген күп булмаса да, берсен-берсе әле белеп бетерми. Бер-берләре белән аралашу өчен элемтә юллары юк иде. Конгресс каршында оешкан ассоциациябез татар эшмәкәрләренә андый мөмкинлекне бирә ала.

Хәзер татар буржуазиясе формалаша башлады. Ул кристаллаша, бер-берсен эзли һәм бер-берсе белән элемтәгә керә. 1917 елларда булган Акчуриннарыбыз, башка шушындый эшмәкәрләребез сыман, бүгенге татар эшмәкәрләре милләтебезгә үзләренең хәләл өлешләрен кертә башлады.

Шуны да әйтергә кирәк, татар буржуазиясе булса, ул татар элитасын да, дини элитаны да, сәяси элитаны да берләштерә ала. Әле бу – безнең беренче генә адымнарыбыз”, диде Фәрит Уразаев.

Башкортстан татарлары исеменнән чыгыш ясаучы булмады


Җыелышта Русиянең татарлар күпләп яши торган төрле төбәкләрендә башкарылган эшләр турында тәфсилләп әйтелсә дә, никтер Татарстаннан тыш иң күп татар яши торган Башкортстандагы татарларга кагылышлы эшләр искә алынмады.

Шулай да җыелыш ахырында тәкъдим ителгән резолюциядә, “БТКның ике тугандаш – башкорт һәм татар халыкларының дуслыгын ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән максатчан эшен хупларга” дигән карар урын алды. Әмма бу карар Башкарма комитетның ике әгъзасының тәкъдиме белән, “эшне хуплау урынына, эшне алып бару кирәк” дигән үзгәреш белән резолюциягә керде.

Резолюциядә шулай ук:

- җирле татар оешмаларына, эшмәкәрләргә милли мәгариф мәсьәләләрен чишүне төп эшләрнең берсе дип санарга, булган мәктәпләрне саклап, яңа шәхси татар гимназияләрен, сыйныфларын ачарга;

- җирле оешмаларга, эшмәкәрләргә, яшьләр хәрәкәтенә Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга;

- төрле төбәкләрдә һәм илләрдәге яшьләр оешмалары белән хезмәттәшлек итүне көчәйтергә, аларны милли мәдәниятне, телне, халыкның гореф-гадәтләрен, үзенчәлеген саклап калу эшендә актив катнаштырырга, бу юнәлештәге барлык гамәлләргә һәрьяклап ярдәм итәргә дигән һәм башка мәсьәләләр урын алды.
XS
SM
MD
LG