Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 18:58

Тубыл шәһәренең “Мирас” оешмасына 5 ел тулды


"Мирас" юбилеенда катнашучылар. (Вадим Калина фотосы)

"Мирас" юбилеенда катнашучылар. (Вадим Калина фотосы)

Узган атнада Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Себер татарлары мәдәният үзәге сәнгатькәрләренең хисап концерты һәм “Мирас” өлкә татар иҗтимагый оешманың 5 еллыгына багышланган кичә булып узды. Чаралар 15 санлы этномәдәни компонентлы мәктәпнең актлар залында барды.


Себер татарлары мәдәният үзәге моннан бер 20 еллар элек төзелеп эшли башлаган. Оештыручылар арасында себер татар шагыйре Булат Сөләйманов, татар хәрәкәте активистлары Рифхәт Насыбуллин, Әнәс Гаитов кебек, милләт өчен җан атып йөрүче шәхесләр булган. Үзәк шәһәр хакимияте бюджетыннан финанслауга һәм бинасы булуга ирешкән.

“Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова
“Үзәк үзенең эшчәнлеген, асылда, себер татарларының үзаңын уятуга, милли мәктәпләр булдыруга, туган телне саклауга, мәдәниятне тергезүгә һәм үстерүгә юнәлтте”, ди Әнәс Гаитов.

“Бүгенге көндә татар үзәгендә төрле юнәлештә эш алып барыла, җыр һәм бию төркемнәре эшли, быел көзен татар телен өйрәнү курслары ачтык. Анда 60 яшьтәге өлкәннәребез дә йөри. Балалар белән дә шөгыльләнәбез. Балчык белән эшләргә өйрәтү түгәрәгебез дә бар ”, ди әлеге үзәкнең мәдәни эшләр буенча җаваплы хезмәткәре Алсу Симонова.

“Мирас” оешмасы эшчәнлеге

Дин әһелләре котлавы
“Мирас” өлкә татар иҗтимагый оешма 2005 елның декабрендә эшли башлаган. Себер татарлары мәдәният үзәге үзенең эшчәнлеген, асылда, себер татарлары мәдәниятен күтәрүгә юнәлтсә, “Мирас” оешмасы себер татарлары тарихын өйрәнүгә, мәдәни мирасны саклауга һәм тарихи урыннарны тергезүгә юнәлткән. Шушы максат белән оешма күп төрле чаралар, фәнни конференцияләр, очрашулар, җыеннар үткәргән һәм башка төрле эшләр башкарган.

Кыска вакыт эчендә “Мирас” оешмасы уздырган чаралар халыкара мәйданга чыккан. Төрле төбәкләр белән бәйләнешләр урнашып, чараларга вәкилләр Төмән өлкәсеннән генә түгел, Казакъстаннан, Татарстаннан һәм Себер ягы шәһәрләреннән дә килгәннәр. Конференцияләрдә дә төрле дәрәҗәдәге галимнәр, дин әһелләре, язучылар, журналистлар һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашкан.

“Мирас” оешмасы проектлары

Изге эштә катнашырга чакыру
Барлыкка килүенең беренче көненнән үк, “Мирас” оешмасы элек Себер ханлыгының башкаласы булган Искер шәһәрен тергезү өстендә эш башлый. Шәһәр булган җирне саклап калу, аны мемориаль комплекска әйләндерү, Сүзге ханбикә исемен йөрткән тауга истәлекле билге кую кебек тәкъдимнәр белән рәсми даирәләргә чыга.

“Әлбәттә, башта хакимият вәкилләре безнең башлангычны хупламады. Татарлар да бу проектның тормышка аша алуына ышанмадылар”, ди оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова. “Искер шәһәре булган җирне саклап калу, аны мемориаль комплекска әйләндерү кебек сорауларны без һәрдаим күтәреп тордык,” ди ул.

Искердә төзелеш башланды
Күпләр ышанмасалар да, тарихи урынны тергезү эшен башлап җибәрә Луиза ханым. Аның янына милләт өчен янып-көеп йөрүче кешеләр туплана. Себер татарлары тарихы буенча гыйльми эзләнүләр алып баручы тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских Луиза белән кулга-кул тотынып эшли. Һәм, әйтергә кирәк, күмәк көч белән “боз урыныннан кузгала” - элек Искер шәһәре булган җирнең бер өлеше арендага алына, анда төзелеш эшләре башлана, җәй көнне зур күләмдә “Искер-җыен” фестивальләре үткәрелә башлый. “Эш алга бара башлагач, хакимият тә безгә йөзе белән борылды,” ди Луиза.

Искер шәһәрен тергезү проектын Себер татарлары мәдәният үзәгенең беренче рәисе - Әнәс Гаитов та хуплый. “Стильләштерелгән рәвештә булса да, шәһәр тергезелсә, безнең өчен зур уңыш булыр иде”, ди ул.

Юбилей кичәсе


Тамашачылар залы, алдагы рәттә - Зәйтүнә Тычинских
“Мирас” оешмасының юбилей кичәсенә катнашучылар һәм кунаклар Татарстаннан, Төмән, Омски шәһәрләреннән һәм өлкәнең авыл-районнарыннан килгән иделәр. Кичә тантаналы рәвештә фанфара тавышлары астында башланып китте. Аннары “Мирас” оешмасының 5 ел эчендә алып барган эшчәнлеген яктырткан фотолардан һәм язмалардан төзелгән видеофильм күрсәтелде. Фильмнан соң сәхнәгә “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова күтәрелде. Ул, баш иеп, кичәгә килгән халыкка, кунакларга һәм оештыру эшләрендә булышучыларга рәхмәт әйтте.

Тәбрикләүләр

Луиза ханым сәхнәгә Тубыл һәм Төмән шәһәрләре дин әһелләрен чакырды, аларга һәрдаим теләктәшлек күрсәтеп торулары өчен рәхмәтле булуын белдерде. Хәзрәтләр Луиза ханымны һәм “Мирас” оешмасы вәкилләрен бәйрәм белән котладылар, аларның башкарган эшләренең үтә әһәмияле булуына басым ясадылар.

Тарихчы-галим Дамир Исхаков
Дин әһелләреннән соң сәхнәгә шәһәр хакимияте вәкилләре күтәрелде. Шәһәр башлыгының беренче ярдәмчесе Вера Копылова, хакимият хезмәткәрләре Николай Зольников һәм Сәет Загиров “Мирас” оешмасының эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Аннан соң Вера Копылова шәһәр башлыгы Виктор Немышевның тәбрикләвен укыды һәм Луиза Шәмсетдиновага рәхмәт хаты тапшырды.

Башка рәсмиләр дә оешманың эшен уңышлы дип бәяләделәр, Луиза ханымга рәхмәт хатлары тапшырдылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. “Киләчәктә дә бергә-бергә эш алып барырга язсын”, диде шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге урынбасары Нина Неёлова.

Казакъстан татарлары иҗтимагый үзәге рәисе, Семей шәһәре татар сәнгать мәктәбе директоры Габдулхак Ахунҗановның котлау телеграммасын казакъ кызы күлмәге кигән Ниязбигә Саман кызы укып бирде.

Аннары “Мирас” оешмасын юбилее белән Татарстаннан, Төмәннән һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар тәбрикләде. Тарих фәннәре докторы, Русиянең табигый фәннәр академиясе академигы Дамир Исхаков, Төмәннән килгән галимә Вәлимә Ташкалова, татар хәрәкәте активисты Әнәс Гаитов һәм башкалар “Мирас” оешмасы чараларының һәрдаим югары дәрәҗәдә оештырылуы, аларның күпчелегендә үзләренең дә катнашулары турында сөйләделәр, киләчәктә дә ярдәм кулы сузып торырга вәгъдә иттеләр.

Кичәдә себер татарлары җырлары яңгырады

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле чыгышы
Кичәне матур итеп татар хәрәкәте активисты Наҗия Хәкимова алып барды. Программа эчтәлекле һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Тәбрикләүләр җыр-бию белән үрелеп барды. Җырларда һәм шигырьләрдә Искер каласын, тарихи шәхесләр - Күчем ханны һәм Сүзге ханбикәне данладылар.

Кичә барышында себер татарларының җырлары һәм биюләре дә күрсәтелде. Аларны Себер ягында танылган җырчы Зәкинә Арангулова, фольклорчы Луиза Ильясова, биюче Ринат Әминов, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле сәнгатькәрләре башкарды.

“Искер” комплексы төзелерме?


Татарстан галиме - тарих фәннәре докторы, Русиянең табигый фәннәр академиясе академигы Дамир Исхаков “Искер” проекты зур чыгымнар таләп итә, дәүләт ягыннан ярдәм булмаса, аны тормышка ашыру бик авыр булачак”, ди.

Искер җире
Бу эшнең авырлыгын үз җилкәсендә татыган Луиза Шәмсетдинова Искер проектына зур өмет белән карый. “Авырлыклардан куркып, кул кушырып утырырга ярамый. Мәскәү дә тиз төзелмәгән, дигән әйтем бар. Безгә дә, курыкмыйча, эшкә тотынырга кирәк. Мин инде шәһәрне тергезүнең берничә юлын таптым. Бу булдырырлык эш, утопия түгел, ,” ди.

Луиза ханым тәкъдим иткән проектны тормышка ашыруның бер ысулы турында да әйтеп үтәргә кирәк. Аның фикеренчә, Искер шәһәрен тергезүдә Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны җәлеп итәргә кирәк. Теләгән кешегә Искер җирендә торак йорт салу, яки ислам кануннарына каршы килмәгән бизнес ачып җибәрү мөмкинлеге тудырырга кирәк. “Ул вакытта Искер, әкренләп тергезелә башланыр иде”, ди Луиза Шәмсетдинова.


фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG