Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда интихар һөҗүмдә кимендә 40 кеше һәлак булган


Пакстан коткаручылары яраланган кешене алып бара
Пакстан коткаручылары яраланган кешене алып бара
Исламабад – Шимбә көнне Пакстанның Баҗур төбәгендә булган интихар һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 40 кеше һәлак булган, 50дән артыгы җәрәхәтләр алган.

Хар каласындагы һуманитар ярдәм бүлегендә булган бу һөҗүмне хатын-кыз киеменә киенгән ир кеше башкарган дип фаразлана. Башта ул азык-төлеккә чиратта торган кешеләргә граната ташлаган. Аннары үзендәге шартлаткычны шартлаткан.

Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә үз өстенә алмады. Әфганстан чиге буенда урнашкан Баҗур төбәге Талибан һәм Ал-Каидә сугышчылары аеруча әүзем булган урыннарның берсе санала.
XS
SM
MD
LG