Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

ФИДЕ Казан турнирында катнашучылар исемлеген игълан итте


Казан – Шимбә көнне Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) дөнья чемпионы исеменә дәгъва итүчеләрнең ахыр исемлеген игълан итте.

Бәйгедән баш тарткан норвегияле Магнус Карлсен урынын русияле Александр Грищук ала.

Шулай итеп, киләсе елның маенда Казанда үтәчәк турнирда сигез шахматчы катнаша:
  1. Гата Камский (АКШ)
  2. Веселин Топалов (Болгарстан)
  3. Владимир Крамник ( Русия)
  4. Александр Грищук (Русия),
  5. Теймур Рәҗәбов (Азәрбайҗан)
  6. Шахрияр Мамедьяров (Азәрбайҗан)
  7. Левон Аранян ( Әрмәнстан)
  8. Борис Гельфанд (Израил)
Ярышлар 3-27 май көннәрендә Корстон үзәгендә үтәчәк. Казан турнирында җиңүче хәзерге дөнья чемпионы Виши Ананд (Һиндстан) белән дөнья беренчелеге өчен көрәшәчәк.

XS
SM
MD
LG