Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:12

Беларуста оппозиция активистлары төрмәдә кала бирә


Мински – Беларуста 19 декабрь президент сайлау көнне протест чаралары вакытында тоткарланган 600ләп оппозиция активисты әле дә төрмәдә кала бирә.

Алар арасында Лукашенкага каршы көрәшкән 5 намзәт һәм дә Русиянең 10 ватандашы бар.

Намзәтләрнең берсе – Владимир Некляев милиция белән чуалышлар вакытында каты кыйналган иде. Соңрак иминлек хезмәтләре аны хастаханәгә килеп алып киткән.

Тоткарланганнарның адвокатлары алар белән күрешү мөмкинлеге булмауга зарланып, баш прокурор исеменә шикаять тапшырды.

19 активистка киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләү белдерелде. Гаепле дип табылган очракта аларга 15 ел төрмә яный.

XS
SM
MD
LG