Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

Рим папасы Раштуа белән котлады


Ватикан – Рим папасы Бенедикт XVI үзенең диндәшләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.

Римдагы изге Петр мәйданына җыелган меңләгән кеше алдында ул гадәттәге ““Urbi et Orbi” дип аталган мөрәҗәгатен җиткерде.

Папа үзенең чыгышында дөньядагы низагларны, шул исәптән, Израил-Фәләстин низагын чишәргә чакырды. Кайбер илләрдә, шул исәптән, Гыйрак һәм Кытайда кыерсытылган христианнарга теләктәшлек белдерде.

Бенедикт XVI бу мөрәҗәгатен 65 телдә укыды.

Дөньяның көнбатыш христианнары һәм дә көнчыгыш христианнарының бер өлеше бүген Раштуа бәйрәмен бәйрәм итә.

XS
SM
MD
LG