Accessibility links

Әфганстанда Төркия ватандашы булган дүрт төзүче урланган


Кабул – Әфганстанның көнчыгышында, Пактиа вилаятендә Төркия ватандашы булган 4 төзүче һәм аларның йөртүчесе урланган.

Җирле хакимият вәкилләре әйтүенә караганда, Гардез шәһәренә барганда бу кешеләргә һөҗүм ясалган, һәм аларны билгесез якка алып киткәннәр.

Урланучылар Әфганстанда чик буендагы тикшерү капкаларын төзүче ширкәт хезмәткәрләре булган.

2001 елда Талибанга каршы хәрби гамәлләр башланганнан бирле, Әфганстандагы сугышчылар һәм төрле җинаятьчел төркемнәр тарафыннан инде берничә дистә чит ил ватандашлары урланды.
XS
SM
MD
LG