Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Пакстанда һуманитар ярдәм тарату урыннары ябылды


Исламабад – Шимбә көнне булган интихар һөҗүмнән соң, Пакстанның төняк-көнбатышында һуманитар ярдәм тарату урыннарын вакытлыча ябып торырга булганнар.

Берләшкән Милләтләрнең Азык-төлек оешмасы вәкиле сүзләренчә, барлыгы шундый 4 урын билгесез вакытка ябыла.

Шимбә көнне Баҗур вилаятендә булган интихар һөҗүм нәтиҗәсендә 40-тан артык кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алды.

Американ президенты Барак Обама бу һөҗүмне “Пакстан халкына, бар кешечелеккә каршы” һөҗүм дип атады. Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Пакстан рәсмиләрен бу җинаятьне башкаручыларны табып хөкем итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG