Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләре электрсыз интегә


Мәскәү – Начар һава шартлары сәбәпле якшәмбедә Русиянең берничә төбәге электр энергиясез калган.

Мәскәү, Владимир, Твер, Смоленски, Түбән Новгород өлкәләрендә йөзләгән авыл-калалар утсыз утыра, дип хәбәр ителә.

Электр чыбыклары өзелеп, электр бетү сәбәпле, Мәскәүнең Домодедово һава аланы эшен туктатырга мәҗбүр булган.

Электр кытлыгы Мәскәү өлкәсендә тимер юл хәрәкәтенә дә авырлыклар тудыра. Поездлар барлык юнәлешләрдә дә соңарып йөри.
XS
SM
MD
LG