Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (4)


Идел-Урал харитасы
Идел-Урал харитасы
Идел-Урал төбәгенең стратегик әһәмияте

Ватандашлар сугышы елларында (1918-1920) Идел төбәге, гомумән алганда, совет хакимияте тикшерүе астында була. Ләкин Мәскәүдән ераклыгы, рәсми хәбәрләшүләрнең начар булуы, еш кына өзелүе һәм иң мөһиме, фронт сызыгының даими үзгәрүе сәбәпле, Мәскәүнең төбәктәге тәэсире һәм абруе әллә-ни сизелмәгән.

1918 елның җәендә Идел буеның шактый өлеше дүрт ай дәвамында Комуч (Учредительное Собрание Комитеты) һәм нигездә эсерлар җитәкләгән Самар хөкүмәте тикшерүе астында була. 1919 елның язында адмирал Колчакның, хәрби көчләре көнбатышка һөҗүм итү нәтиҗәсендә Иделгә якынлаша, ләкин Кызыл Армия тарафыннан кире кагыла. Шул ук елның июлендә Деникин армиясе көньяктан басып килеп, Сарытау губернасының көньяк-көнбатыш төбәкләрен кулга төшерсә дә, ул да көзен җиңелүгә oчрый.

Кызыллар да, аклар да Идел буеның стратегик әһәмиятен яхшы аңлаган, чөнки бу төбәк Себердәге Колчак гаскәрен көньяк Русиядәге Деникинның кораллы көчләреннән аерып торган.

Әгәр акгвардиячеләр берләшеп Мәскәү өстенә хәрби сәфәр башласа, большевик хакимиятенең юкка чыгу ихтималы ифрат зур булыр иде. Өстәвенә Идел-Урал төбәге иген җитештерүнең бик мөһим төбәкләреннән берсе. Һәрхәлдә, Көнбатыш Себер һәм Төньяк Кавказ аклар кулында булганда, совет хакимияте өчен бердәнбер азык-төлек чыганагы нәкъ менә Идел буе була.

Шулай ук, Идел елгасының искиткеч зур әһәмияткә ия транспорт юлы икәнлеген дә истән чыгармыйк. Гасырлар дәвамында сәүдәгәрләр көймәләр белән Иделдән йөреп алыш-биреш ясаганнар, бу зур елга гаскәрне һәм хәрби кирәк-яракларны ташу өчен файдаланылган. Идел Төньяк һәм Үзәк Русиянең сәнәгать мәркәзләрен көньяк-көнбатыштагы авыл хуҗалыгы нык үскән төбәкләр белән берләштергән. Кавказда чыгарылган нефть, Уралда табылган мәгъдән (руда) империянең зур калаларына Идел юлы белән китерелгән.

Боларга тагын Мәскәүдән башланып, Себер, Урта Азия һәм Кавказга сузылган тимер юлларның Самар белән Сарытау шәһәрләреннән узганын да өстәсәк, Иделнең стратегик әһәмиятен аңлау читен булмас. Бер совет тарихчысы сүзе белән әйтсәк инкыйлабның язмышы 1919 елның яз-җәй айларында нәкъ менә Идел-Урал төбәгендә хәл ителде.

Кызыллар белән акларның бер-берсе белән үз мәнфәгатьләре өчен аяусыз көрәшү мәйданы асылда татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт, калмык һәм башка милли азчылыкларның ватаны була. Алар бу болгавыр елларда кемнең ягына чыгарга яисә чыкмаска, милли азатлык хәрәкәтен мөстәкыйль рәвештә алып барырга, я булмаса, үзләренә мөттәфикъ (беректәш) табарга дигән читен сорауларга җавап бирү мәҗбүриятендә кала.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG