Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның Яңамуса татарлары якташларын онытмый


Яңамуса татарлары
Яңамуса татарлары

24 декабрьдә Оренбур төбәгенең Шарлык районы Яңамуса авылы татарлары данлыклы ике авылдашының исемен мәңгеләштерде.

Яңамуса авылына керү-чыгу юлында Икенче дөнья сугышында һәлак булган Рәмил Әбдершин исемен мәңгеләштерү максатыннан махсус билге куелды. Аңа 1943 елда Днепрны кичкәндәге батырлыклары өчен Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сугыш каһарманы Рәмил Әбдершин истәлегенә махсус билге
Икенче авылдашлары – хезмәт кешесе. Утыз елдан артык авыл хуҗалыгы белән идарә итеп, күп санлы орден-медальләргә лаек булган Камил Хәлиулла улы Бикмурзинның 80 еллыгына эшләнгән истәлек тактасы Яңамуса мәктәбе бинасына эленде. Әлеге беркетелгән тактага Камил Бикмурзинның рәсеме төшерелгән һәм аның турыда язма урнаштырылган:

“Камил Хәлиулла улы Бикмурзин. Яңамуса авылында туып-үскән һәм эшләгән. 1965 -1996 елларда Ленин исемендәге колхоз белән идарә итә. Ул җитәкчелек иткән дәвердә, Ленин колхозы районда һәм өлкәдә алдынгы хуҗалыклардан санала. Ленин, Кызыл Хезмәт байрагы, Почёт билгесе орденнары кавалеры. 20.02.1930 - 22.11.2001”.

Заманында Камил Бикмурзин, авылда азык-төлекне җитештерү цехларын шул дәрәҗәгә күтәрә: авыл халкының ялгыз утрауда утырып калган хәлендә дә, үз-үзен тәэмин итәрлек мөмкинлеге була. Авылдашларының эшләү дәверендә: җиләк-җимеш бакчасы, парклар утыртыла, ике катлы мәктәп, күп санлы биналар төзелә, май сыктыру, конфет ясау, карабодай эшкәртү, шәл бәйләү, киез итекләр булдыру, кош-корт чыгару инкубаторы цехлары.

Хезмәт каһарманы Камил Бикмурзинга истәлек тактасы
Истәлек тактасын ачу тантанасында Камил Хәлиулла улының тормыш иптәше – Нурия Бикмурзина, бабасының исеменә багышлап кушылган оныгы Камилә һәм башка туганнары катнашты.

Узган гасыр ахырында Яңамуса авылы халкының матди хәлен яхшы якка үзгәртер өчен күп хезмәт куйган Камил Бикмурзин эшен бүгенге көндә авыл хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина дәвам итә.

“Без Райлә Бадамшинага барысы өчен дә рәхмәтлебез: Камил Бикмурзин арабыздан киткәннән соң, авылыбызның хәле белән мактана алмый идек. Инде менә хакимияткә Райлә Бадамшина килү белән яңа йортлар төзелә башлады, халык өчен яңа эш урыннары барлыкка килде, авыл урамнарына утлар кертелде, чишмәләр, әкияттәгечә, матур итеп яңартылды, аларны инде санап та бетерерлек түгел”, диләр Яңамуса татарлары.

Камил Бикмурзинның сеңлесе Сәрия Яхина(с), хатыны Нурия Бикмурзина, авыл хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина(у)
XS
SM
MD
LG