Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский икенче тапкыр гаепле дип табылды


Мәскәү мәхкәмәсе Михаил Ходорковскийны нефть урлау һәм акча юуда гаепле дип тапты.

Мәскәү хөкемдары Михаил Ходорковский һәм аның хезмәттәше Платон Лебедевны миллиард доллар күләмендә нефть урлауда гаепле дип тапты. Аларның тагын ничә елга төрмәдә калачагы хөкемдар үзенең гаепләү карарын укып бетергәч билгеле булачак. Бу хәтта берничә көнгә сузылырга мөмкин. Ләкин күпләр кайчандыр Русиянең иң бай олигархы булган Ходорковский кимендә ил президенты сайлавы узганчы, ягъни 2012 елга кадәр төрмәдә калачак дип саный.

Мәхкәмә бинасында гаепләү карары укылганда, урамда җыелган Ходорковский тарафдарлары «ирек» һәм «хурлык» дип кычкырып торды. Алар бу гаепләү артында сәяси максатлар ята дип саный.

Җыелган 1 мең 500гә якын кешенең милиция кимендә 20сен тоткарлады. Аларның кайберләре шигарьләр язылган плакатлар күтәреп тора иде.



Мәхкәмә барышын күзәткән «Азатлык» радиосы хәбәрчесе гаепләү карары укылганда Ходорковский һәм Лебедевны пыяла белән тышланган читлектә тотылуын әйтә. Хөкемдар аларның гаепле булуын белдергәч Ходорковскийның инде шактый өлкән яшьтәге атасы Борис өметсезлектән башын тотты.

Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа һәм Лебедевка үз ширкәтеннән 25 миллион доллар нефть урлау һәм керемнәрне үзләштерүдә яңа гаеп белдерелде. Күпләр бу гааепләү аларны 2017 елга кадәр төрмәдә калдыру өчен эшләнде дип саный.

Гаеплү карары инде 15 декабрь көнне үк укылырга тиеш иде, әмма ул кичектерелде. Кремльне тәнкыйтьләүчеләр бу халыкның игътибарын киметү өчен махсус Яңа ел бәйрәме вакытына туры китерелде дип саный.

Беренче карар укылыр алдыннан Ходорковскийны яклау төркеме сүзчесе Максим Дбар бу гаепләүләр мәгънәсезлек һәм алар беренче мәхкәмә эшенә каршы килә дип әйткән иде.

“Бу эш инде 20 ай дәвам итә һәм беркем дә аның нәрсәдә гаепләнгәнен, Ходорковскийның нәрсә эшләгәнен аңлый алмый”, ди ул.

Путинның сүзе чынга ашты

Ходорковский тарафдарлары Русия премьер-министры Владимир Путинның күптән түгел ясаган белдерүе үзе үк мәхкәмә системасының өстән контрольдә тотылуын күрсәтә дип саный. Телевидениеда туры элемтә вакытында чыгыш ясап Путин әле карар чыкканчы ук Ходорковский җинаяте инде мәхкәмәдә исбатланган дип әйтте.

Бу сүзләрдән соң Ходорковский адвокатлары Путинны ачыктан-ачык рәвештә мәхкәмә эшләренә кысылуында гаепләде.

Путинның варисы президент Дмитрий Медведев җомга көнне Русиянең өч федераль телевидение җитәкчеләре белән очрашу вакытында башкачарак фикердә булуын белдерде.

“Президент булсынмы ул яки башка дәүләт оешмасында эшләүче җитәкчеме, гаепләү яки аклау карары чыкканчы ул бу турыда үз карашын әйтергә тиеш түгел”, диде.

Медведев тирәсендәге бер югары түрә Ходорковский азат ителергә тиеш дигән иде. Әмма күпләр моны икеле иде дип саный. Чөнки бу Путинга оппозициядә булган партияләрне финанслау өчен Ходорковскийдан уч алу.

Путин исә: "Русиядә коррупция белән көрәш нигезендә тәртип керттек һәм бу Ходорковский һәм башка олигархларның илне талап ятуына нокта куйды", дип белдерсә дә, тәнкыйтьчеләр исә Кремль барлык бизнес вәкилләрен дә куркытып, үзенә буйсындырды дип саный.

Күпләр әлеге карар Русиядәге авторитаризмның ачыктан-ачык чагылышы дип саный. Amnesty International Русияне Ходорковскийга гаепләүне кире кагарга чакырды.
XS
SM
MD
LG