Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Мәскәүдә, татар мәдәни үзәгендә кечкенә балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Бу бәйрәм мәдәни үзәк татарларга кайтарылганнан бирле ел саен уздырылып килә.

Бәйрәмдә быел да балаларны котларга Кыш бабай да, Кар кызы да килгән иделәр. Мәдәни үзәк хезмәткәрләре әзерләгән сәхнә әсәрендә балалар үзләре дә катнаштылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Ләкин шунысы гына кызганыч, башка еллар белән чагыштырганда быелгы чыршы бәйрәмендә бары тик ике бала гына татарча шигырь сөйли алды. Калганнар барысы да рус телендә сөйләделәр. Шунысын әйтергә кирәк, җырлаучылар да, татарча шигырь сөйләүче ике бала да мәдәни үзәк каршындагы түгәрәкләргә йөрүчеләр иде. Без Диларә исемле оныгы белән килгән бер ападан оныгы татарча бер сүз дә белмәгәч: “нигә оныгыгызны татарча өйрәтмисез?” дип тә сорадык.

"Шатлык" төркеме чыгыш ясый
“Башта урыс арасында, урысча белсен дип үзебезнең телдә сөйләшмәгән идек, хәзер инде русча белә, тик татарчаны өйрәтә алмыйбыз әле. Менә мин аңа догалар өйрәтәм, хәзер инде “Әлхәм” сүрәсен яттан белә”, - дип мактанды апа. – Хәзер инде без дә Мәдәни үзәккә татар теле түгәрәгенә йөри башладык. Татарча өйрәнер дип уйлыйм”, диде ул.

Ун яшьлек Камил белән Рифат исемле ике малай да татарча “исемең ничек?” дигәнне дә аңламаулары, сиңа ничә яшь дигән гади сорауларга җавап бирерлек тә татарчалары булмавы бик гаҗәпләндерде.

Шунысы уңай күренеш дип әйтергә була, алар барысы да татарча чыршы бәйрәме дип татар мәдәни үзәгенә килгәннәр. Кайберәүләр балалары киләсе елга Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбенә укырга барачак, шунда өйрәтерләр әле дип тә өметләнә.

Мәдәни үзәк ачылган елларны чыршы бәйрәмнәре тулысы белән татар телендә бара иде. Татарча сөйләргә теләүчеләр дә күбрәк була иде, дип искә алдылар.

Балалар Кыш бабай янында
Барыбер балалар өчен бәйрәм бик күңелле узды. Әйлән-бәйлән уенында да, Кыш бабайның сорауларына табышмакларына да катнашып, балалар бүләкләргә лаек булдылар. Күпләре киләсе чыршы бәйрәменә татарча шигырьләр өйрәнәчәкбез, диделәр.
Шулай итеп, Мәскәүдә һәр елдагыча татарча чыршы бәйрәме узды.

Бәйрәмгә килгән балаларның күпчелеге татарча белмәсә дә, бу бәйрәмнән алар Дед Морозның – Кыш бабай, Снегурочканың – Кар кызы, Баба-яганың – Убырлы карчык икәнлеген белеп киттеләр. Чөнки аларга күрсәтелгән сәхнә әсәрендә ул персонажлар татарча сөйләде.

XS
SM
MD
LG