Accessibility links

Кайнар хәбәр

Римдә чит ил илчелекләренә шикле пакет юллау дәвам итә


Италия башкаласындагы Греция илчелегенә шикле пакет җибәрелде. Полициянең пакет эчендәге шартлагыч матдәне уңышлы рәвештә зыянсыз хәлгә китерүе хәбәр ителде.

Полиция бер үк көнне, ягъни 27 декабрьдә Венесуэла, Дания, Монако илчелекләренә җибәрелгән шикле пакетларны тикшерүне дәвам итә.

23 декабрьдә Римдәге Швецейрия һәм Чили илчелекләренә җибәрелгән пакетның шартлавы нәтиҗәсендә ике кеше яраланган иде. Шартлауда җаваплылыкны Италиядәге бер анархист төркем үз өстенә алган иде.
XS
SM
MD
LG