Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:50

Мәскәү һава аланнары дүртенче көн эшләми


Русия президенты Дмитрий Медведев прокуратурага һава аланнарындагы хәлләрне тикшерергә кушты.

Һава шартлары аркасында очкычлар тоткарлануы сәбәпле Мәскәүнең “Домодедово” һәм “Шереметьево” һава аланнарында меңләгән кеше җыелды.

Юлчылар һәм һава юллары ширкәтләре һава алланнары җитәкчеләрен ашыгыч хәлдә карарлар кабул итә алмауда гаепли. Кешеләргә ял итәргә урын, эчәргә су җитми. Юлчыларга очышлар турында соңгы мәгълүмат бирелми. “Шереметьево”да ярсыган юлчылар арасында бәрелешләр булган, дип хәбәр ителә.

Бүген “Аэрофлот” ширкәте 32 очкычны җибәрмәде. “Домодедово” очкычларны кабул итә алмый, җибәрә генә. Очкычларны кабул итәргә “Домодедово”да урын җитми.

XS
SM
MD
LG