Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:23

Русия көнбатышны Ходорковский эшендә мәхкәмәгә басым ясауда гаепли


Мәскәү мәхкәмәсендә Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка хөкем карарын уку эше дәвам итә. Мәхкәмә урамын тулысынча милиция уратып алган.

Журналистлар бинага милицияне бәреп керде, дип хәбәр итә Азатлыкның рус редакциясе хәбәрчесе.

ЮКОСның элекке җитәкчеләре кичә миллиард доллар күләмендә нефть урлауда гаепле дип табылды.

Русия тышкы эшләр министрлыгы көнбатышның Мәскәү мәхкәмәсе Ходорковский һәм Лебедевка карата гына кырыс дигән гаепләвен кире какты. Министрлык белдерүендә бу сүзләр мәхкәмәгә басым буларак бәяләнә, диелгән.

XS
SM
MD
LG