Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил файдасына эшләгән шпион Иранда асып үтерелде


Иранда Израилнең Моссад күзләү идарәсе файдасына эшләгән шымчы асып үтерелде.

Иранның рәсми IRNA мәгълүмат агентлыгы Тәһран прокуроры сүзләрен китереп, Али Акбар Сиадан исемле кеше 2004 елдан бирле Моссад белән элемтәдә торуда һәм Израилгә Иранның хәрби базалары һәм Инкыйлап көчләре турында яшерен мәгълүматлар тапшыру өчен 60 мең доллар алуда гаепләнде, дип хәбәр итте.

Сиадат һәм аның хатыны ике ел элек Ираннан киткәндә кулга алынган булган.
XS
SM
MD
LG