Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның элекке министры Луценкога 12 елга кадәр төрмә яный


Якшәмбе көнне Киевта кулга алынган элекке эчке эшләр министры Юрий Луценкога белдерелгән гаепләүләр нигезле, дип табылса аңа 12 елга кадәр төрмә янарга мөмкин.

Луценконы кулга алу чарасында Украина Иминлек Шурасының “Альфа” бүлегенең 11 хезмәткәре һәм баш прокуратура вәкилләре катнашты.

Ноябрь аенда элекке министрга дәүләт милкен үзләштерүдә гаепләү белдерелде. Луценконы эчке эшләр министрлыгына хезмәткәрләрне канунсыз эшкә алуда, шулай ук үзенең элекке машина йөртүчесе Леонид Приступлюкка фатир һәм пенсияне канунсыз бирүдә гаеплиләр.

Элекке министрның дәүләткә китергән зыяны 368 мең гривна ( 60 меңнән артык доллар) дип исәпләнә.

Юрий Луценко Юлия Тимошенко хөкүмәтенең кулга алынган җиденче вәкиле.
XS
SM
MD
LG