Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

2010 ел Татарстан өчен куанычлы һәм маҗаралы, өметле һәм хәвефле вакыйгалар белән истә калачак. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган ел вакыйгаларына һәм хәзерге вазгыятькә үз бәясен бирде


Башта шунысын әйтик: парламент рәисе ел йомгаклары турында журналистлар белән дүшәмбе көнне сөйләшсә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике дистәләп журналистны үз кабинетына шимбә көнне чакырган иде. Ул, бу елның иң мөһим өч вакыйгасы билгеләп, үзенең президент булып эшли башлавын һәм Түбән Камада “ТАНЕКО” заводы төзелүен әйтте. Күкертле нефтьне эшкәртү заводына 100 миллиардларча сум акча керүен, ә киләчәк табышның тагы да зуррак булачагын президент яхшырак беләдер.

Ике еллык тормышка багышланган үзенең Дәүләт шурасына юлламасын 32 минутка сыйдырган Рөстәм Миңнеханов елның өченче төп вакыйгасын хәзергә әйтми. “Әле бит ел тәмамланмаган”, ди ул.

Татарстандагы социаль-икътисади хәлләр – эшсезлек, яңа юнәлешләр һәм табышлар турында киләчәктә тагын сөйләнер. Рөстәм Миңнеханов республикада 24 мең балага бакча урыннары җитмәве турында әйткән, моның өчен иң беренче чиратта 2 миллиард сум акча тотыла. Ел ахырына кадәр Татарстан укытучыларының 70%ы ноутбук белән тәэмин ителәчәк.

Торак төзү, капиталь төзекләндерү эшләрендә барысы да ал да гөл түгел. Шулай да, социаль ипотека фатирлары төзүнең күләме бер вакытта да быелгыдай булмаган икән. Якын арада Казанда 14 юл чишелеше һәм 40 җәяүлеләр күпере төзеләчәк.

Шәһәр үзәгендә шәхси машинада түгел, ә автобуста яки метрода, таксида йөрүне дөрес табып, Рөстәм Миңнеханов, Сингапурдагы кебек, юл инфраструктурасын булдырырга тели. Шәһәрнең үзәгенә көндез машина белән керү өчен түлисе акча такси бәясеннән зуррак булырга тиеш. Җитез хәрәкәт итүче һәм конкрет гамәлләрне яратучы Миңнеханов фәлсәфи яки тарихи, милли мәсьәләләрне парламент рәисенә “калдырган” булып чыкты.

Журналистлар телевизор карый

Дәүләт советы бинасының кече залына журналистлар җыелганда, урамда кар бураннары уйный иде. Карны көрәп торалар, күктән ак томан агып тора. Димәк, җәй айларында бер туктаусыз кызулык халыкны аптыратса, хәзер шулай ук шаккатыргыч кар өемнәре тормышны үзгәртә. Шәһәр эчендә билгеләнгән җыелышлар, тәгаенләнгән эшләр вакытында башлана алмый.

Фәрит Мөхәммәтшин тарафына килгән журналистлар да парламентта озакка тоткарланды. Нәкъ шушы минутларда Мәскәүдә Д.Медведев һәм В.Путин катнашында Дәүләт советы утырышы бара иде. Гаилә һәм аналар, балалар турында сөйләшергә әзерләнсәләр дә, Русия җитәкчеләре көн тәртибен үзгәртте. Милләтара мөнәсәбәтләр һәм татулык, тынычлык мәсьәләсе мөһимрәк булып чыкты. Татарстан парламенты рәисе белән очрашырга килгән журналистлар залдагы экраннардан Мәскәү киңәшмәсен карады.

Милли мәсьәлә – чишелмәгән төен

Фәрит Мөхәммәтшин елга йомгак ясар алдыннан федераль дәрәҗәдәге җыенда милләтара хәлләргә нинди бәяләр бирелүен үзе дә карады, башкаларга да күрсәтте. Ә хәлләр шактый хәвефле, Мәскәүнең Манеж мәйданындагы бәрелештән нинди сабак алырга? Берничә ел элек, Беслан фаҗигасыннан соң губернаторларны сайлап түгел, билгеләп кую тәртибе кертелгән иде.
Дмитрий Медведев

Күрәсең, файдасы булмаган. Ләкин барыбер хакимият вертикален бушатмыйлар, киресенчә, шөрепләрне тагы да катырак ныгыталар. Дмитрий Медведев Русиядә милләтләр буенча яңа министрлык ачу тәкъдимен кискен кире какты. Зәңгәр “мигалкалы” машиналарга утырып йөрүче түрәләрне арттырырга кирәкми, дип саный ул. Димәк, Татарстан Дәүләт шурасының соңгы вакытта тагын бер кат җибәргән тәкъдиме чүп кәрзиненә очты. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу мәсьәлә әле ачык кала. Чөнки ул чыннан да бәхәсле, дип саный ул.

Мәскәүдәге киңәшмәдә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның һәм Русиянең төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин чыгышларын да журналистлар игътибар белән күзәтте. Уфадагы Рөстәм үзенең милли сәясәт министрлыгын бер кизәнеп юкка чыгаруын һәм милли мәсьәләләрне Президент аппаратында хәл итү тәртибен кертүен әйтте. Ул милләтчеләрнең кайвакытта дини экстремизмга кереп китүен фаш итте.

Шунысы хикмәтле – Рөстәм Хәмитов үз чыгышында, социологик тикшеренүләргә салынып, милли мәсьәлә халыкның 1,5 процентын гына борчуын әйтте. Шуңа карамастан, ул чишелмәгән төен, шартламаган бомба булып кала. Бу төенне белүче, хәлне аңлаучылар элек тә, хәзер дә сирәк очрый бугай.

Виктор Басаргин да милли теманың нәзбереклеген һәм ипләп кенә катырак тәртипләр кертергә кирәклеген сөйләде. Ел ахырында экстремизм һәм милләтләрне тыю турында сөйләшү – үзе бер хикмәт. Владимир Путин совет чорында милли мәсьәләнең яхшы хәл ителүе турында белдергәч, Казан парламентында коммунистлар фракциясен җитәкләүче Хафиз Миргалимов хисләрен тыя алмыйча, коридорга чыгып китте. Кем уйлаган, Путин үзе социализмның милли сәясәтен мактар дип? Мәскәүдәге киңәшмәсе озак баруы ачыклангач, туры эфирны күрсәтүче телевизор сүндерелеп, Татарстан парламенты җитәкчесенең журналистлар белән очрашуы башланып китте.

Канун чыгаручылар кызурак эшли башлаган


Узган елда Дәүләт советының 11 пленар утырышы булган. Яңа президент раслау, Татарстан автономияле республиканың 90-еллыгы, премьер-министр һәм хөкүмәт раслау, Конституцион мәхкәмәгә яңа әгъзалар, кеше хокукларын һәм бала хокуларын яклаучы яңа вәкилләр расланган.

458 мәсьәлә каралып, 98 канун, 572 карар кабул ителгән. Бюджет раслау, сәяси партияләрнең парламентта тигез эшләү гарантияләре, спиртлы эчемлекләрне сатуны тәртипкә кертү һәм халык тормышына тәэсир иткән башка кануннарны тикшерү 2010 елның зур вакыйгалары буларак тарихка кереп калачак.

Татарстан парламенты АКШның Нью-Йорк штаты сенаты белән үзара хезмәттәшлек турында меморандум, Чехия парламенты сенаты, Русия төбәкләре канун чыгару органнары белән беркетмә һәм килүшеләр имзалаган. Халыктан Дәүләт шурасына килүче шикаять-мөрәҗәгатьләрнең саны кимеми, киресенчә, арта.

Бигрәк тә торак-коммуналь реформалар, тарифларга шикаятьләр күп. Бу турыда республика президентына да хәбәр җибәрелгән.

Яңа елга аяк басканда, аның Тимер куян елы булуына Фәрит Мөхәммәтшин үз мөнәсәбәтен әйтте. Ул Тимер куянны күз алдына китерә алмый икән. Аныңча, куян һәрвакытта йомшак булырга тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елның йомшаграк булуына өметләнә. “2011 ел беребезгә дә каты бәрелмәсен иде”, дип тели ул.

Замана куяндай йомшак түгел

Ни дисәң дә, тәмамланып килүче елга тимер җанвар исеме бирү дөрес булыр иде. 20 ел буе күңелләрне җылыткан республика президенты атамасын, суверенлык күренешләрен юкка чыгару шушы елда булды. Кайдадыр Көньякта түгел, ә Русия башкаласы – Мәскәүнең үзәгендә, Манеж мәйданында милләтара бәрелешләр башлануы да – 2010 елның истәлеге. Татарстанда өч экстремистның милиция белән атышып, юк ителүе – әле дә очына чыкмаган тарих.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашкан көнне республиканың Диния нәзарәте пленумы билгеләнгән дигән гайре рәсми хәбәрләр йөрде. Интернетта Госман Исхаковны фаш иткән мәгълүматлар күренде. Аны диния нәзарәте рәисе урыныннан алу мөмкинлеге дә карала, дигән фаразлар булды. Әмма бу фаразлар хәзергә тормышка ашмады.

Дүшәмбе көнне Татарстан президенты аппаратында дин эшләре белән шөгыльләнүче яңа идарә булдыру һәм аның җитәкчесе итеп тышкы эшләр департаментында бүлек мөдире булган көнчыгыш илләр белгече Марат Гатин раслану турында фәрман чыкты. Хөкүмәт каршындагы дин эшләре идарәсе юкка чыгарылды, аның җитәкчесе Ринат Вәлиуллинның нинди эшкә күчерелүе турында хәзергә әйтелми.

Бу гамәлләргә рәсми аңлатма бирүче хәзергә юк. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе, форсаттан файдаланып, Фәрит Мөхәммәтшиннан республикадагы дини вазгыять һәм соңгы вакыттагы хәлләр турында аңлатма бирүен сорады. Татарстан парламенты җитәкчесенең “Азатлык” радиосы соравына тәфсилле җавабын киләсе язмадан белерсез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG