Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин вакытыннан алда иреккә чыгармы?


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Узган җомга көнне узган Менделеевски районы мәхкәмәсе карарына күрә, Ирек Мортазин колония тәртипләрен бозучы булып саналмый. 18 гыйнвар көнне мәхкәмәдә Ирек Мортазинның вакытыннан алда иреккә чыгаруны сораган гаризасы каралачак.


“Иремне колония кагыйдәләрен бозуда гаепләгәннәр иде. Ул, колония администрациясенең карарын шикаять итте. Аннан соң аңа колониядә 2 шелтә белдерелгән иде. Нәтиҗәдә, шушы шелтәләр аркасында колониядән читтә ял соравына тискәре җавап бирелде”, ди Ирек Мортазинның тормыш иптәше Ләйсән Ситдыйкова.

Ирек Мортазинның беренче ике таләбе канәгатьләндерелгән. Ул хәзер мәхкәмә карары нигезендә колония кагыйдәләрен бозучы булып саналмый һәм аңа белдерелгән 2 шелтә дә урынсыз дип табылган. Бу хәлләр исә аның вакытыннан элек иреккә чыгарылуына бернинди киртә калдырмый. Ә инде аның канунда белдерелгән колониядән читтә ял алу таләбе канәгатьләндерелмәгән.

Без мәхкәмә карарларын аңлатып китүен сорап, аның тормыш иптәше Ләйсән Ситдыйковага мөрәҗәгать иттек.

“Мин бу хакта сезгә берни дә әйтә алмыйм. Чөнки мәхкәмәнең карары язмача бары тик берничә көн узганнан соң гына билгеле була. Мин үзем мәхкәмә карарын күрмәдем һәм шуңа да әйтә алмыйм. Судья мәхкәмәдә таләпне бары тик канәгатьләндерергә яисә кире кагарга дип кенә җавап бирә”, диде ул.

Киләсе елның 18 гыйнварына билгеләнгән мәхкәмә утырышында ниләр каралачак, дигән сорауга Ләйсән ханым:

“20 декабрь көнне минем тормыш иптәшем Ирек Мортазин мәхкәмәгә вакытыннан элек азат ителүне сорап, үтенеч гаризасы юллаган иде. Ул үз гаризасында, моннан элек тә булганы кебек, хәзер дә үзен гаепле дип санамаганын белдерә.

2009 елның 21 апрель көнге Югары мәхкәмә пленумы карарына нигезендә, билгеле бер вакыт ирегеннән мәхрүм калган һәрбер хөкем ителүче, хәтта ул үз гаебен танымаса да, вакытыннан алда иреккә чыгаруны сорап, мәхкәмәгә үтенеч гаризасы белән мөрәҗәгать итә ала. Ирек шуны эшләде дә.

Мәхкәмә аңа белдерелгән шелтәләрне канунсыз дип тапты һәм аның үтенеч гаризасын канәгатьләндермәскә бернинди киртә дә калмады. 18 гыйнварда мәхкәмә нинди карар кабул итәр, анысын вакыты җиткәч белербез”, диде.

Татарстан президентының элеккеге матбугат вәкиле Ирек Мортазин Татарстанның элеккеге президенты Минтимер Шәймиевнең шикаяте белән, яла ягуда һәм нәфрәт уятуда гаепләнеп хөкемгә тартылган иде. Ул 2011 елның 25 нче августына кадәр ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзерге вакытта ул Менделеевски районындагы гомуми режимлы 10нчы төзәтү колониясе янындагы колония-биләмәдә җәзасын үти.
XS
SM
MD
LG