Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Домодедово” һәм “Шереметьево” эшли башлады


Мәскәү һава аланнарында мәхшәр туды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00
йөкләү

Декабрьнең 26сыннан бирле Мәскәүнең бу ике һава аланыннан 200ләп очкыч китә алмады. Арыган һәм ярсыган юлчылар бу көннәрне сусыз, ризыксыз һәм, иң аянычы, мәгълүматсыз уздырды.

Мәскәү һава аланнарында җыелган меңләгән юлчы тиешле урыннарына китә башлады.

Декабрьнең 26сыннан бирле Мәскәүнең бу ике һава аланыннан 200ләп очкыч китә алмады. Арыган һәм ярсыган юлчылар бу көннәрне сусыз, ризыксыз һәм, иң аянычы, мәгълүматсыз уздырды.

“Монда хаос. Кешеләрнең инде берничә көн моннан бер кая да китә алмый утыруы җитмәгән, аларның бернинди дә мәгълүмат алу мөмкинлеге юк. Һава аланының бер генә кешесе дә юк монда, шулай ук Аэрофлотның да бер вәкиле дә юк”, дип сөйләде Азатлыкка “Шереметьево”дан НТВ хәбәрчесе Павел Селин.

Шимбә көнне Мәскәүдә яңгыр явып җиргә төшкәнче бозга әйләнде. Электр чыбыкларына боз катып электр энергиясе өзелде. Очкычларга каткан бозны эретү өчен махсус сыекча җитмәде.

Агачлар, ут чыбыклары һәм очкычлар боз белән капланды

Башкаланың көньягында урнашкан “Домодедово” һава аланы электр энергиясе челтәрен бүген генә тулы көченә эшләтә алды.

Һава аланнарында болай да арзан булмаган эчемлекләр һәм ашау-эчү бу көннәрдә тагын да кыйбатланды дип хәбәр ителә.

Әмма “Домодедово” матбугат вәкиле Елена Галанова сүзләренә караганда, һава аланы хезмәткәрләре өйләренә дә кайтмый эшләгән һәм китә алмаган юлчыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышкан.

“Һава аланы эчендә 8 меңләп хезмәткәр бар. Өстәмә медицина ярдәме үзәге кордык. Юлчыларга эчемлекләр, кайнар һәм салкын ризыклар таратыла. Халык тыныч. Иртәгә кадәр эшне тулысынча җайга салырбыз дип өмет итәбез”, диде Галанова.

"Домодедово"да юлчылар ут беткәч шәм яндырып утырды

Бүген “Шереметьево”да ярсыган юлчылар арасында бәрелешләр булды, дип хәбәр ителә. Кайбер юлчыларга билетлары өчен акчаны кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр, әмма кассада моның өчен акча җитәрлек булмаган.

Бүген Русия президенты Дмитрий Медведев прокуратурага “Домодедово” һәм “Шереметьево” һава аланнарындагы соңгы хәлләрне тикшерергә кушты. Мәскәүнең Транспорт прокуратурасы бу ике һава аланында бәдрәфләрдә су булмау, утның бетеп торуы һәм һаваландыру системының эшләмәвен тикшерә башлады.

Каты буран аркасында бүген Нью-Йоркның Кеннеди һава аланы да эшләмәде
XS
SM
MD
LG