Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәсьәләләр министрлыгы: Татарстанга кирәк, Мәскәүгә – юк


Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев Дәүләт Шурасы утырышында, 27 декабрь 2010
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев Дәүләт Шурасы утырышында, 27 декабрь 2010

Татарстан Дәүләт Шурасы Русиядә милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче оешма булдыру яклы. Русия президенты алай дип санамый.

Милли мәсьәләләрне хәл итүне һәр тараф үзенчә күрә. Бу дүшәмбедә Мәскәүдә узган Русия Дәүләт Шурасы утырышында премьер-министр Владимир Путин СССРны сагынып булса кирәк ул замандагы кебек алым табарга тәкъдим итте. Ул вакытта милләтара проблемнарның чыкмавына ишарәләде.

Ләкин президент Дмитрий Медведев милләтара проблемаларны хәл итүдә совет заманы алымнарын куллану инде мөмкин түгеллеген әйтте һәм СССРны бик “рәхимсез ил”, дип атады. “Русия башка” дип өстәде ул.

Димәк, ил президенты белән премьер да милләтара мәсьәләне хәл итүне һәркайсы үзенчә күрә. Шул ук вакытта Татарстан бу өлкәдә инде күптәннән үз тәкъдимнәрен кертә килә. Пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Шурасы Федераль Җыенга һәм күпмилләтле Татарстан халкына мөрәҗәгать кабул иткән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин
“Без милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче махсус дәүләт оешмасы булдыру тәкъдиме белән чыктык. Әмма Русия президенты моны кирәкми дип саный. Ләкин бу бәхәсле мәсьәлә”, диде республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыннан да, Медведев дәүләт күләмендә милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче оешма төзелмәячәген әйтте.

“Яңа бюрократлар, түрәләр һәм идарәләр үрчетүнең кирәге юк, үзебезгә эшкә керешү зарур”, диде ул.

Бер милләткә өстенлек бирү

Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгриф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республиканың киләчәктә дә мондый оешма булдыру юнәлешендә хәрәкәт итәчәген әйтте.

Разил Вәлиев
“Әгәр безнең ил күпмилләтле икән, һичшиксез шушы милләтләрнең проблемнары белән шөгыльләнүче дәүләт оешмасы булырга тиеш. Монда беркемнең дә шиге юктыр. Әмма инде ничә еллар буе мондый оешма юк һәм гомумән Русиядә анык бер милли сәясәт юк. 1996 елда президент Ельцин карары белән Русиянең милли сәясәте хакында концепция кабул ителгән иде. Шуннан соң инде 14 ел вакыт узды һәм ул искерде. Бу хакта Путин да, Медведев та әйттеләр. Төрле субъектларга, шул исәптән, Татарстанга да тәкъдимнәр җибәрергә кушканнар иде. Без үз тәкъдимнәребезне җибәрдек. Әмма ничә еллар дәвамында бу концепциягә үзгәреш кертелмәде”, ди ул

Вәлиев сүзләренчә, Русиядә милли сәясәткә бәйле канун да юк. Дөрес, аның берничә варианты эшләнгән, әмма ул һич кенә дә гамәлгә кертер дәрәҗәдә булмаган.

“Чөнки ул өлгедә бары бер милләтнең генә мәнфәгатьләре өскә чыгарылган иде. Калганнары аның тирәсендә тупланып, аңа ярдәм итәргә тиеш шикеллерәк килеп чыкты. Без моның белән килешә алмадык. Ә инде милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче министрлыкның бетерелүе ул беркемгә дә аңлашыла торган нәрсә түгел. Сталин бит заманында "Кеше юк проблема да юк" дигән. Димәк, милли сәясәт белән шөгыльләнүче министрлык булмагач, милли проблема да юк булып чыга”, ди Вәлиев.

Аның фикеренчә, киләчәктә милли республикалар җыелышып, Татарстандамы, Башкортстандамы, Чуашстандамы милли мәсьәләләр хакында киңәшмә үткәрергә тиеш. “Шушында Русиядәге 21 милли төбәк бер уртак фикерне әйтеп, таләпләребезне федераль үзәккә җибәрергә кирәк дип саныйм”, ди ул.

Вәлиев Русиядә милли мәсьәләләрне кискен күтәрүче субъект беренче чиратта Татарстан булса, икенче чиратта Башкортстан булырга тиеш дип саный. Аныңча, Башкортстанда хәл тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Чөнки анда өч төп милләт бар: башкортлар, татарлар һәм урыслар.

Хәмитов та милли мәсьәләләр белән мәшгуль

Чыннан да Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Русия Дәүләт Шурасында ясаган чыгышында шактый вакытын шул милли мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтүен әйтте.

Рөстәм Хәмитов
“Соңгы вакытта уздырылган җәмәгать фикерен белешү бары 1,5% халыкның гына милли мәсьәләләр белән кызыксынуын күрсәтә. Беренче урында, аңлашылганча, эшсезлек, хезмәт хакы, торак мәсьәләләре тора. Безнең күпмилләтле республикада бары 1,5% халык кына милләтләр арасында ниндидер аңлашылмаучанлык бар дип саный. Шуңа да карамастан, миңа үз эшемдә 30% вакытны милли мөнәсәбәтләргә багышларга туры килә. Чөнки бу проблема теләсә кайсы вакытта бик кискен калкып чыгарга мөмкин”, диде ул.

Хәмитов Русия Дәүләт Шурасының милләтара мәсьәләләргә багышланган киләсе утырышын Башкортстанда уздырырга тәкъдим итте. Президент Медвeдев моны мөмкин хәл булуын әйтте.

Шул ук вакытта Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых Мәскәүдә милләтара чараларга хакимият вәкилләренең дә килүе мөһим дип саный. Ул узган якшәмбе көнне Мәскәүнең Пушкин мәйданында ксенофобиягә каршы чарада үзенең дә булуын һәм анда бер генә хакимият вәкилен дә күрмәвен сөйләде.

Медведев исә Белых фикере белән килешеп, вакыт-вакыт гражданлык позициясен күрсәтүнең артык түгеллеген ассызыклады.
XS
SM
MD
LG