Accessibility links

Мәскәүдә өченче көн Ходорковский һәм Лебедевка хөкем карары укыла


Мәскәүнең Хамовнический мәхкәмәсендә бүген өченче көн Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка хөкем чыгару дәвам итә.

Хөкемдар Виктор Данилкин ЮКОСның элекке җитәкчеләренең гаебенә дәлилләр китерә.

Данилкин Ходорковский һәм Лебедевның мәхкәмә барышында әйткән сүзләре каршылыклы булды, дип мәхкәмәнең ул чыгышларга кискен караш белдерүен әйтте.

Кичә Данилкин ЮКОСның элекке җитәкчеләрен яклап чыгыш ясаучы Сбербанк башлыгы Герман Греф һәм сәнәгать вә сәүдә министры Виктор Христенко сүзләрен дә Ходорковский һәм Лебедевның гаебенә дәлил дип бәяләде. Моңа адвокатлар кискен ризасызлык белдерде.

ЮКОСның элекке җитәкчеләре дүшәмбе көнне миллиард доллар күләмендә нефть урлауда гаепле дип табылды.
XS
SM
MD
LG