Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маркелов һәм Бабурованы үтерүчеләр мәхкәмә алдына басачак


Адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүдән соң ачылган җинаять эше Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә 11 гыйнварда тикшерелә башлый.

Гаепләнүчеләрнең адвокаты Александр Васильев сүзләренә караганда, тикшерү эшендә җәмәгать мәхкәмәсе вәкилләре дә катнашачак.

Үтерүгә катнашы булуда ике кеше шикләнелә. “Русский образ” милләтче оешма вәкиле Никита Тихоновка журналист белән адвокатны үтерүдә, Евгения Хасиска аңа ярдәм итүдә гаепләү белдерелгән.

Станислав Маркелов 2009 елның 19 гыйнварында Мәскәүнең үзәк урамында атып үтерелгән иде. Аның белән бергә булган, яшь журналист Анастасия Бабурова шул һөҗүм вакытында яраланып соңрак хастаханәдә үлде.

Маркелов Чечнядагы хәрби җинаятьләрдә зыян күргәннәрне яклаучы адвокат иде. Шулай ук ул Русиядә үтәмилләтчеләргә каршы булучы кешеләрне яклауда катнашты.
XS
SM
MD
LG