Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

Лаостан җиде уйгыр качагы куылды


Лаос хакимиятләре узган ел Кытайда булган бәрелешләрдән качып килгән җиде уйгыр кешесен кире җибәрде. Хокук яклаучылар аларның Кытайда хөкем ителү ихтималына борчыла.

Кытайның көнбатышындагы Синҗән-уйгыр автоном районының Өремче каласында көч куллану нәтиҗәсендә узган елның җәендә 140лап кеше һәлак булды, 800ләп кеше яраланды. Хакимиятләр бу тәртипсезлекләрне уйгыр сугышчылары оештырган, дип белдерде.

Уйгырлар исә тыныч урам җыены вакытында үзләренә каршы провокация булганын әйтте.

XS
SM
MD
LG