Accessibility links

Туладагы казадан соң Ан-22 очышлары туктатылды


Узган төндә Тула янында булган очкыч казасыннан соң Ан-22 һәм Ту-95МС һөҗүм очкычларының очышлары туктатылды.

Ан-22 казасында 12 хәрби очучы һәлак булды.

Каза сәбәпләре тикшерелгәнче Ан-22 очкычлары очышлары туктатылып тора, дип белдерде Русия саклану министрлыгы.

Бу очкычлар 1950 елларда төзелә башлый. Белгечләр очкычларның искерүен, әмма алар урынына кулланырлык яңаларының булмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG