Accessibility links

Прокуратура “Домодедово” һәм “Шереметьево” эшендә хаталар тапты


Мәскәүнең транспорт прокуратурасы “Домодедово” һәм “Шереметьево” һава аланнарында тикшерүләр уздырып күпсанлы җитешсезлекләр тапты.

Җитешсезлекләр беренче чиратта юлчыларның хокукларын һәм һава юллары кагыйдәләрен бозуга кагыла. Һава аланнары хезмәткәрләре һәм кайбер һава ширкәтләре, аерым алганда “Аэрофлот” вәкилләренең кайберләре административ хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылачак.

“Аэрофлот” башлыгы Виталий Савельев Русия хөкүмәте утырышында 31 декабрьгә кадәр очышларның яңартылачагын белдерде.

“Шереметьево”дан бүген дә 40лап очкыч китмәде.

“Домодедово” 26 һәм 27 декабрь көннәрендә китмәгән очкычларның барысын да җибәргәнен хәбәр итте.

Соңгы дүрт көндә һава шартлары аркасында бу ике һава аланыннан йөзләгән очкыч китә алмады.
XS
SM
MD
LG