Булачак артист урта белемне Оренбурда ала, аннан Рафаил Ленинградта театр, музыка һәм кинематография дәүләт институтының актерлар бүлеген тәмамлый.
1973-1990 елларда Оренбур филармониясе каршындагы татар драма коллективында артист булып эшли. Бу елларда ул 30дан артык рольләр башкара, сәхнәдә 10 артык спектакль куя.
1991 елдан бирле Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында әйдәп баручы актер. Бу театрда гына да ул 40 артык роль уйнады.
Рафаил күпкырлы артист булды – үз пьесаларын сәхнәләштерүче спектакльләргә шигырьләр, музыка һәм җырлар язучы, шулай ук, аларны үзе төрле музыка коралларында уйнап башкаручы да иде.
1997 елда ул “Иң яхшы драматик роль” номинациясендә җиңүче дип танылды һәм губернаторның “Оренбур лирасы” премиясе белән бүләкләнде. Бу – Оренбурның Горький драма театрында Флорид Буләковның “ Выходили бабки замуж” спектаклендә Әхмәди ролен башкарганы өчен булды. 2005-2006 еллардагы театраль сезонда ул “Альфа” исемле театрлар бәйгесе лауреаты, “Җырлаучы театр артистлары” бәйгесе дипломанты.
Соңгы елларда гына да Рафаил Фатыйхов Г.Камалның “Банкрот”ында докторны, Т.Миңнуллинның “Исә җилләр, ага сулар” комедиясендә Гарифҗанны, “Көзге өметләр”дә картны һәм башка күп санлы рольләрне персонажларны уйнады.
Рафаил Вәли улы Фатыйхов – артистлар гаиләсеннән. Әтисе – Вәли Фатыйхов, танылган татар режиссеры (инде күптән вафат), әнисе – Разыя Рафикова, шулай ук татар театры артисты. Хатыны – Нурия Фатыйхова, Татарстанның атказанган артисты. Улы – Айрат, Уфаның “Нур” театры артисты.