Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта подкаст системы яңа сулыш кичерә


Бүген сүз интернетның подкаст дигән системы турында. Хәзер аның аеруча популярлаша башлаган чагы. Замана технологиясе турында компьютер һәм интернет белгече Булат Фәйзуллин белән әңгәмә кордык.


Кайбер төшенчәләр онлайннан офлайн тормышка күчә дә, мөстәкыйль рәвештә яши башлый. Теге яки бу заманча сүзне ишеткәч, әүвәл ул сине куркыта, аннан кызыксындыра, ә аннары син аннан башка яши алмый башлыйсың. Бу күп кенә технологияләр өчен шулай.

Булат, хәзер iPad исемле җиһазлар кулланышка керде. Анда шактый кызыклы гына ресурлар, мөмкинлекләр бар. Шуларның берсе – подкаст дигән әйбер. Белүемчә, “Азатлык” радиосы соңгы арада iPhoneнарда шушы подкастны булдырган.


Әлеге радиода подкаст чыкканга инде берничә ел. Без аны бу технология барлыкка килгәч, 3-4 ай эчендә керттек.

Ә нәрсә соң ул подкаст?

Подкаст ул – безнең элеккедән өйрәнгән, газет-журналларга язылу принцибының яңа җиһазларда аудио-видео өчен туры китерелгән рәвеше. Сайлау мөмкинлеге бар: тыңлар өчен радио, карар өчен видеотапшырулар – кайсын телисең, шуңа языласың. Язылу белән ул автоматик рәвештә яңа чыккан аудио, видео һәм башканы эзли, таба һәм синең җиһазга кертә. Теләгән вакытта син аларны тыңлый аласың.

Күп кенә зур мәгълүмат чаралары (мәсәлән, “Вести”, “Комсомольская правда”) бу програмнарны iPhone, iPadларга яраклаштырып, бушка тарата башлады. Алар подкастларын да шушы җиһаз аша тарата. Бу таратуны алар төрле чаралар, реклам ясап оештырды.

Хәзер нинди җиһазларда подкаст бар?

Компьютерлардан башлап телефон, андроид системы белән эшләүче җиһазларда. Технологиянең булуын бүгенге көндә кулланучылар таләп итә.

Бу, белүемчә, кыйммәтле телефоннарга кагыла? Ә массакүләм халыкка мондый мөмкинлек бирелми. Бу подкастлар бүген никадәр актуаль?

Әгәр кешенең телефоны яки mp3-плееры юк яки булып та бу системда эшли белми икән, ул очракта махсус програм кулланып, үз компьютерында теләгән әйберләренә нәкъ шулай итеп язылып карарга мөмкин.

Хәзер iPhoneнарда “Азатлык” бите теркәлгән һәм кертелгән. Башка телефоннарда бармы бу? Моны ясату өчен нишләргә?

Подкастың төрле җиһазларга керсен өчен моның белән шөгыльләнүчеләргә мөрәҗәгать итәсең. “Миндә шундый подкаст бар, ул фәлән телдә яңгырый, тикшереп карагыз әле” дип, аларга электрон хат язасың. Бер-ике атна тикшерәләр. Ул стабиль, сыйфатлы икән, алар бу подкастны үз җиһазларына кертү мөмкинлеген булдыра.

Безгә татар контенты кирәк түгел диюче булмадымы соң?

Юк, телдән проблем чыкмады. Чөнки аларга күбрәк тел булган саен дәрәҗәлерәк, яхшырак.

Интернетта RSS һәм башка төрле автоматик элемтә чаралары билгеле. Бу подкастлар белән кисешәме?

Гадәттә кисешә. Подкаст үзе дә RSS технологияләре нигезендә ясалган. Подкастны мультимедиа өчен җайлаштырылган RSS дип тә әйтеп була.

Татар радиоларын хәзер интернет-челтәрдә дә тыңлап була. Бу шул ук ресурсмы?

Төрлесе бар. Онлайн-тыңлау белән подкаст аерыла бит: монда төрле технологияләр кулланыла.

Сайт хуҗалары, гадәттә, статистиканы тикшереп тора: көненә күпме кеше кергән, кайдан кергәннәр һ.б. Бу подкастны да күпме кеше файдаланганын белеп буламы?

Укучыларга мәгълүматның популярлыгы күренсә, ә сайт хуҗасы статистиканы, нинди сылтамадан кергәнне күрә ала. Бу шул ук технология.

Хәзер күпчелек халыкта кыйммәтле телефоннар бар. Ләкин подкастны белеп бетермәүчеләр дә байтак. Синеңчә, подкастны аңлату, пропагандалау җитәрлек дәрәҗәдәме?

Подкастның барлыкка килүенә биш-алты ел бар инде. Ләкин ул һаман таралып бетә алмый. Минемчә, моның сәбәбе кирәкле җиһазлар җитмәүдә һәм подкаст белән эшләү авыр булуда. Хәзер бу технологияне iPhone, iPad ясаучылар күпкә җиңеләйтте. Шуңа хәзер бу технология яңа сулыш кичерә.

Әгәр укучыбыз бу програм белән кызыксынган булса, аңа әүвәл нишләргә?

iPhone телефонында подкаст дигән бүлек бар. Шул бүлеккә керәсең дә, кирәкле мәгълүматны эзлисең. Мәсәлән, “Азатлык” кирәк булса, бу сүзне язып, эзләү төймәсенә басу җитә. Берничә минуттан радионы тыңлый башларга да мөмкин.

* * *

Кайчандыр “миңа кәрәзле телефон кирәкми” диючеләр бүген аны кулыннан төшерми, кайчандыр интернет турында телевизордан гына ишеткән кешеләр бүген аннан башка яши алмый. Мөгаен, подкаст та шундый ук популяр булып китәр. Моның өчен һәр кулланучыга аның белән файдаланырга, ә интернет-ресурс хуҗаларына аны гамәлгә кертергә кирәктер.
XS
SM
MD
LG