Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Даниядә тоткарланган 4 кеше һөҗүм әзерләүдә шикләнелә


Даниядә "Jyllands-Posten" ("Юландс-Постен") басмасы каршында террор һөҗүме әзерләүдә шикләнелеп дүрт кеше кулга алынды. Әлеге басма Мөхәммәд пәйгамбәр рәсемнәрен бастырган иде.

Махсус хезмәтләр мәгълүматларына караганда, тоткарланган кешеләрнең өчесе – чыгышлары белән Тунис, Ливан һәм Гыйрактан булган ислам сугышчылары булуда шикләнелгән Швеция ватандашлары. Алар Даниягә узган төндә килгән.

Дания иминлек хезмәте һәм күзләү башлыгы Якоб Шарф террор гамәлен булдырмас өчен чаралар күрелде, дип белдерде.

Махсус чара Швеция һәм Дания полициясенең уртак тырышлыгы белән оештырылды. Швециядә бу террор гамәлен оештыруга катнашы булуда шикләнелгән тагын бер кеше кулга алынды.

XS
SM
MD
LG