Accessibility links

Мортаза Рәхимов Дәүләт Думасында депутатлыктан баш тартты


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов Русия Дәүләт Думасында депутатлыктан баш тартты.

Депутат булу тәкъдиме аңа Эрнст Исаевның китүеннән соң ясалды. Рәхимов “Бердәм Русия” исемлегендә беренче тора иде.

Исаев Башкорстан вице-премьеры һәм авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде.

Мортаза Рәхимов урынын кем алачагын "Бердәм Русия” җитәкчелеге хәл итәчәк.
XS
SM
MD
LG