Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Мәскәү үзәгендә Манеж дигән урында меңнәрчә кеше җыелып сугышты. Дистәләрчә кеше үтерелде һәм яраланды. Русиядә милләтара ызгышларны Кавказдан, бәлки Татарстаннан, Башкортстаннан көтсәләр, ул Мәскәүнең үзәгеннән башлана, түгелме?

Римзил Вәли. Соңгы елларда Мәскәүдә, Питербурда һәм кайбер башка шәһәрләрдә көньяктан килгән милләт вәкилләрен кыйнау, үтерү очраклары ешайды. Бу хәлләр мәхкәмәләрдә тикшерелеп тора. Рус милләтче оешмалары турында нәфис фильмнар да бар. Мәхкәмә эшләрендә дистәләрчә кешене үтергән милләтчеләр дә фаш ителде.

Билгеле булганча, 6 декабрьдә Мәскәү үзәгендә Манеж дигән урында меңнәрчә кеше җыелып сугышты. Дистәләрчә кеше үтерелде һәм яраланды. Башка төбәкләрдә дә шушы күренеш күзгә ташланды. Бу вакыйга төбәкләрдәге хәлләрне катлауландырды. Саклау көчәйде. Әйтерсең, инкыйлаб чоры җиткән.

Ә бит зур инкыйлабларда берничә йөз яки мең кеше генә катнаша. Бер-ике кеше вафат булганнан соң, бу күтәрелешкә китерә кебек. Шуңа күрә вазгыять гади түгел. Ләкин бу хәлне ничек аңларга? Каян килеп чыккан ул? Русиядә милләтара ызгышларны Кавказдан, бәлки Татарстаннан, Башкортстаннан көтсәләр, Мәскәүнең үзәгеннән башлана, түгелме?

Тарихка, диалектик фикерләүгә таянып, моны аңларга һәм аңлатырга кирәк. Пропаганда өчен түгел, ә бу күренешне, аның әһәмиятен, татар һәм башка милләтләрнең киләчәге өчен яхшырак аңларга кирәк. Шушы максат белән әңгәмәдә Татар конгрессының иң беренче җитәкчесе, Казан университетының профессоры һәм кафедра мөдире, Татарстан фәннәр академиясенең академигы Индус Таһиров; Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев; журналист Саша Долгов катнашалар.

Индус әфәнде, сез Мәскәүдәге бәрелешне ничек кабул иттегез? Бу гадәти хәлме?

Индус Таһиров. Бу гадәти хәл түгел. Ә нигездә исә, бу – элеккеге сәясәтнең, вазгыятьнең дәвамы. 1552 елда Казан алынганнан бирле империалистик менталитет, империалистик рух, сыйфатлар барлыкка килде. Русия демократия юлына баса башлагач, республикаларның хокуклары азмы-күпме арта башлаганнан соң, әнә шул империалистик сыйфатлар, менталитет фетнә куптара.

Башта ул эчке фетнә, аннары ул тышка чыга. Фанатларга, “наши”, “ваши”га бирелә. Кем гаепле? Шушы менталитет каты кул сорый. Путин, Медведев социаль биремне үти. Республикаларның хокукларын кысалар. Президент урыннарын бетереп, республикаларны губерналаштыру процессларын алып баралар.

Кем гаепле? Элек-элек заманнарда Русиянең артка калуын татарларга сылтыйлар иде. Татар-монгол йогынтысы булган дип.

Римзил Вәли. Польша, Финляндия, Швеция, Төркия кебек илләр белән сугышырга туры килгән. Җиңүләрне, кыюлыкларны күрсәтеп, моны дәреслекләргә кертү гадәте булган. Горурлану ихтыяҗы бар. Менә шушы империя аңы, Русиянең һәм рус халкының бөеклеген аңлау яки яклау социаль психологиягә ничек тәэсир иткән икән?

Башка вакытта бит йөзләрчә кешене үтерделәр, су астында да көймәләр батты. Әле дә күпме кеше үтерелә. Бер Свиридов дигән кеше өчен урамга чыгып, йөзләрчә кешеләрне кыйнауны, үтерүне ничек аңлатырга була?
Индус Таһиров


Индус Таһиров. Империалистик сыйфатларны сыйдырган кан фетнә күтәрә. Башта бу эчке фетнә, ә инде аралаша башлагач, бу кешеләр өчен уртак фетнәгә әйләнә. Бу гомумән гаепләрне эзләү. Элек татарларны гаепләгән булсалар, бүген – кавказлар. Шуның өчен шул кешеләрнең шигарләре – “Россия для русских”. Шушы таләп белән Кремль капкасына кадәр киләләр. Каты кул сорап, Кремльдән тизрәк шушы гамәлләрне башкарыгыз дип таләп итәләр. Шуның аркасында без бүген мондый күренешләрне күрәбез.

Бу күренешләр – яңалык түгел. Көн саен үтерелеш, атышлар. Бу нәрсәгә китерә? Ничәмә еллар барган Кавказ сәясәте берничә ел Русиягә каршы буыннарны әзерләде. Шуның өчен анда Русия патриотлары юк. Ә алар, әлбәттә, гаделлекне таләп иткән халык.

Мәҗит Гафури язганча, "Русиядә рус булмаганнар – Русиянең үги балалары". Кавказ халыкларын кайтардылар. Кайтаргач та, аларга көн юк. Алар шуңа ризасызлык белдерә. Ә Мәскәүдәге фанатлар аларның ризасызлыгына каршы. Ике каршылык бер-берсенә бәрелә. Шушы дулкында әллә нәрсәләр килеп чыгуы да мөмкин.

Шушы сәбәпләр икътисади шартларга да кайтып кала. Бүген Русиянең икътисади хәле мөшкел. Көн саен икътисад үсә дип мактана торган булсалар да, икътисад үсми. Ул артка таба тәгәри тора. Әгәр дә кемнәрдер икътисад үсә дип уйлый икән, алар ялгыша. Чөнки газ, нефть сату хисабына гына Русиянең экономикасы яши. Әгәр дә шулар бетә калса, Русиянең яшәү мөмкинлеге калмый.

Шуңа күрә хакимияткә килгәннәр ике каршылыкны аңлап, үзләре өчен максат билгеләргә тиеш. Шулай ук аларның максаты – Русияне исән-имин калдыру. Ләкин аларга тагы бер нәрсә өстәргә кирәк. Русия чәчәк ата торган, халыклар бер-берсен аңлашып яши торган ил булсын дигән максатны куярга кирәк. Бу – стратегик максат.

Римзил Вәли. Ә татарлар бу эшкә ничек карый соң? Милли хәрәкәт әгъзалары бар. Басылып, мөстәкыйльлеге киметелеп торган Татарстан бар. Гражданлык җәмгыятендә бераз демократия булгач, пикетка чыгу да, кискен-кискен сүзләр әйтү дә бар. Шул турыда без Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев һәм Саша Долгов фикерләрен белик.

Фәрит Зәкиев.
Милләтләр арасында мөнәсәбәтләр бик четерекле. Шуңа күрә бу өлкәдә түземлек кирәк. Бу конфликт нәрсәдән килеп чыкты? “Спартак” командасының җанатарын Кавказ кешесе үтерде. Минемчә, Манеж мәйданында җыелышны тыймаска, ә рөхсәт итәргә кирәк иде. Шул вакытта конфликтны бетереп була иде.

Толерантлык ике яктан да булырга тиеш. Кавказ халкы – ул бик кайнар халык. Аларга каршы килергә, милли хисләренә тияргә ярамый. Кавказ халыклары үзләре дә конфликт чыгарырга тиеш түгелләр.

Татарстандагы мөнәсәбәтләргә килсәк, толерантлык ике яклы булырга тиеш. Әмма Дәүләт Думасы конституцияне үзе боза, үзе киеренкелекне тудыра. Чөнки Федерациядә республика башлыклары исемнәре ничек булуларын мәҗбүри әйтү Русия Конституциясен боза.

Саша Долгов
Саша Долгов. Фәрит әфәнде, сорыйсы килә, Манеж вакыйгаларында кем гаепле? Русия Кремлеме, кавказлармы, әллә урыс милләтчеләреме?

Фәрит Зәкиев. Минемчә, гаеп бөтен яктан да бар.

Саша Долгов. Чираттагы “Русия руслар өчен” дип кычкырганны Татар иҗтимагый үзәге ничек кабул итте?

Фәрит Зәкиев. Бу – күңелсез хәл. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә миллионнан артык татар яши. Аларның күбесе – килгән түгел, өченче, дүртенче буында яшәүче татарлар. Үзләрен чын мәскәүләр дип йөртүчеләр. Болай кычкыру – минемчә, зур провокация.

Саша Долгов. Рус милләтчеләре "Русия урыслар өчен" дип кычкыра. Һәр урыс оешмасында булмаса да, күп урыс оешмаларының документларын, уставларын алып карасак, анда урыс телен бик яхшы өйрәнергә, Русияне урыс дәүләте дип атый башларга дип язылган.

Ә хәзер татар милли оешмаларына килик. Күп очракларда Мәскәү журналистлары татар милли оешмалары фашизмны, ваһһабилыкны, террорчылыкны яклый дип язалар. Шулай да, бер генә татар оешмасының да моңарчы Татарстан татарлар өчен генә дип, яки Татарстанда бер татар теле генә булырга тиеш дип әйткәне юк. Мондый документлар кабул ителгәне юк.

Ә Мәскәүдә икенче хәл. Урыс оешмалары ачыктан-ачык чыгып, кычкырып, хокук саклаучылар белән каршылыкка кереп, үз сүзләрен әйтә. Хәтта Казанда урыс җәмгыяте дә татар телен Конституциядән төшеп калдыруны сорый.

Фәрит Зәкиев. Бездәге рус милләтчеләренең таләпләре конституциягә каршы килә. Конституциядә халыкларның тигезлеге язылган. Әмма хәзер бездә толерантлык берьяклы гына булып чыга. Рус милләтчеләре Татарстанда татар теле дәүләт теле булмаска тиеш дип әйтә. Рус теле генә дәүләт теле булырга тиеш, алар фикеренчә. Бу толерантлык булмый.
Без чын толерант, тигезлек ягында.

Индус Таһиров.
Чын-чынлап хокуксызлык дәүләте. Әгәр дә аның тарихына әйләнеп кайтып, төрле күтәрелешләрне, фетнәләрне карасак, аларның сәбәбе – ирек булмауда.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. Ничек ирек булмасын, йөзләрчә боевиклар Мәскәүдә кара киемдә, фашистик эмблема тагып, кычкырып йөриләр. Аларга корал да бирәләр. Кайвакытта әйтәләр, ниндидер көч-куәт структуралар ярдәм итә. “Русия руслар өчен” дигән шигар яңа түгел бит. Узган гасыр башында яһүдләр өчен погром, башка милләтләрне урамда кыйнау булган бит.

Индус Таһиров.
Андый хәлләр, әлбәттә, булган. Урамнарга чыгучылар сизеп торалар, бу православ дәүләте, аларга чыннан да яшәргә ирек бар. Хөкүмәт аларга юл биреп тора. Без бүген патриархат белән хөкүмәтнең бергә эш иткәннәрен күреп торабыз. Әгәр дә патриарх каршы булса, Дума да теге яки бу карарны кабул итми.

Шунлыктан без күрәбез, әйе, кемгәдер ирек бар, ә кайберләргә беркайчан да булмады. Чернышевский язганча, бу – коллар дәүләте. Бүген дә шулай. Коллык сыйфатлары сеңгән, ләкин шул ук вакытта иреккә омтылыш тойгылары кайнап чыгып, коллык сыйфатларын җимереп алга чыга.

Бу очраклы хәл түгел, бу – ике менталитетның бер-берсенә каршы бәрелешүе. Рус булганнарның империалистик менталитеты һәм рус булмаганнарының, үзләрен мескен итеп, гаделсезлектә яшәгәнлекләрен сизеп торган халыкларның менталитеты. Икесе кара-каршы бәрелә. Сәясәт, шуны аңлап, юл табарга тиеш.

Римзил Вәли. Әле бу турыда уйлаган юк. Гайканы ныграк бору галәмәте бара. Ә бу футбол, хоккей турында дип санала. Спорт фанатларының сәясәткә, милләтчелеккә кереп китүе һәм башка милләтле кешеләргә һөҗүм итә башлавы толерантлык турында сөйләшкәндә аңлашылып бетми. Ничек ул спорт сәясәткә әйләнә?

Индус Таһиров.
Ул бит шул ук империалистик рухта тәрбияләнгән кешеләр. Кайнап торган яшь буын. Әлбәттә, шушы илдә хуҗа буласы килә, бөтен яктан өстен буласылары килә. Футболда да үзләренең җиңүләрен телиләр. Әгәр дә башкалар җиңсә, алар моңа каршылык белдерә. Бу гади каршылык түгел, империалистик рухтагы каршылык. Шуңа күрә без моны фанатлар чыгышы гына дип карый алмыйбыз.

Римзил Вәли.
Ә бит спортта барлык уйнаучыга бертигез түгәрәк туп, яшел чирәм. Кемдер җиңә. Җиңелергә әзерлек булырга тиешме? Спортта җиңелү белән социаль тормышта җиңелү икесе бер әйбер түгел бит. Якын киләчәк турында нинди прогнозлар булырга мөмкин?
Фәрит Зәкиев


Индус Таһиров. Империалистик рух беркайда да җиңелүне кабул итә алмый.

Римзил Вәли.
Спортта җиңелсәк, нишлик инде, сугышыйк мени?

Индус Таһиров.
Заманында миңа Валерий Тишковның сөйләгәне бар: канауда исерек бер урыс ята һәм "Курилы никому не отдадим" дип саташа. Моның Курилны гомердә дә күргәне юк, ул якта булганы да юк. Әнә шул империалистик рух, саташкан вакытта да шушы рух. Уен булып башланган әйбер уймакка да әверелергә мөмкин.

Римзил Вәли.
Бу тарих тиз генә үтеп китәрме? Әллә тагы да зуррак бәрелешләр, социаль каршылыклар булырмы?

Индус Таһиров.
Мәскәүнең үзендә 2009 елда “Смутное время” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Шунда берничә чит ил галимнәренең тикшеренүләре нәтиҗәсендә фикер яңгырады: “Бүгенге көндә Русиядә революция өчен объектив шартлар бар. Ләкин субъектив шартлар җитеп бетми”.

Бу демографик фактор беренче урында дигән сүз. Объектив сәбәпләр хәрәкәткә килсен өчен илдә яшьләрнең саны 25 проценттан ким булырга тиеш. Әгәр дә яшьләрнең саны 40-45 проценттан артса, революция һичшиксез булачак.

Эш илдә 20, яки 40 процентны көтүдә түгел. Ул шәһәрдә, башкалада, Кремльдә башланырга мөмкин. 1905 елны да, 1917 елны да революция башкалада башланган. Балык башыннан чери башлый. Монда да иң беренче каршылык башкаланың үзендә барлыкка килә. Бу хәлләр бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бүген Русия томанлы чорын кичерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG