Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:38

2009 ел икътисади кризис белән истә калса, 2010 ел тарихка мөһаҗирләрне өйләренә куу елы буларак кереп калыр.

Мәскәү һәм Петербур хакимиятләре Русиягә килеп яшәүче һәм эшләүчеләр арасында тәртип урнаштыру омтылышын ясап карады. Рәсмиләр шәһәрдә яшәүче халык "урысча гына сөйләшергә, милли киемнәрдән йөрмәскә, ишегалдында сарык чалмаска, шашлык кыздырмаска тиеш", дип белдерде.

Мәскәүдә дә, Петербурда да урыс булмаган халыкны яратмыйлар. Мәскәүдә сораштырылган 2 мең 500 кеше арасыннан 30% җәмәгать урынында урыс теленнән башка телдә сөйләшүне тыярга кирәк дип белдергән.

Европа хыялы чәлпәрәмә килде

Русиядә милләтара низаглар яңалык түгел. Ә менә халкының 10% мөһаҗирләр тәшкил иткән һәм миграция мәсьәләсендә гадәттә сабыр сәясәт алып барган Германия канцлеры Ангела Меркель әйткән сүзләр быел бар Европаны тетрәндерде. Меркель Германиянең 50 ел элек "читтән эшчеләрне китерү сәясәте уңышсыз булып чыкты", дип белдерде.

Европа рәсмиләренең елларча алып барган “европалы” булу тәрбиясе шушы мизгелдә чәлпәрәмә килде.

Икенче дөнья сугышыннан соң 50нче һәм 60нчы елларда Германияне төзекләндерергә Италия, Испания, Югославия һәм Төркиядән күпсанлы “кунак эшчеләр” (gastarbeiter) китерелде. Алар завод-фабрикаларда эшләде, җирле халык белән аралашмады. Хакимиятләр аларның вакыты беткәч кайтып китәчәкләрен көтте.

Әмма Германиянең хәле елдан-ел яхшыра барды, мөһаҗирләр гаиләләр корып, балалар үстерде. Нәтиҗәдә Германиядә туган балалар да алманча өйрәнмәде, алман җәмгыятенә бик авыр яраклашты.

“Әтисе бер җиргә, әнисе икенче җиргә эшкә китә, бала үзе генә өйдә кала. Аны укуга өндәүче юк. Бу исә Германия хөкүмәтендә канәгатьсезлек уята. Алар балаларның белем алуын тели”
Германиядә яшәүче иң зур милли төркем – халыкның 3.7% тәшкил итүчеләр - төрекләр. Илдә булган милләтара һәм диннәрара нәфрәт чыгышларының күбесе аларга каршы юнәлгән.

“Мәскәүле кодексын” булдыру яисә Германия башлыгының мигрантларга каршы сүзләр әйтүе – берсе дә көтелмәгәндә пәйдә булган күренешләр түгел, ди белгечләр.

"Узган елгы икътисади кризис, эш урыннарының кимүе һәм хөкүмәт түләүләренең кыскартылуы быел миграция турындагы бәхәсләргә нигез салды", дип саный Вашингтондагы Брукингз Институты күзәтүчесе Одри Сингер.

“Дөньяда кризис дәвам итә. Кризис чорында эшче мигрантларга караш та үзгәрә. Алардан ачу алу – иң җиңеле. Мөһаҗирләрнең хәле илнең дәүләт иминлеге, икътисади, социаль һәм мәдәни халәтенә нык бәйле.”

Алга киткән илләрдә эшләргә кеше калмый

Халыкара Миграция Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 214 миллионлап мигрант бар. Аларның саны быелгы кебек үссә, 2050 елда төрле илләрдә мөһаҗирләр саны 405 миллионга җитәчәк.

Икътисади һәм социаль яктан үсештә генә булган илләрдә бу елларда эш яшенә җиткән яшьләр саны артачак, әмма аларны эш белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаячак.

Киресенчә, хәле яхшы булган илләрдә эшләү яшендә булучыларның саны гасыр уртасына 25% кимиячәк, дип фаразлана. Алар урынына эшче мигрантлар килеп эшләячәк.

Шуңа күрә Ангела Меркель кебек җитәкчеләргә миграция сәясәтен камилләштерү турында кабат уйларга кирәк булачак, ди белгечләр.

“Мөһаҗирләр килә һәм киләчәк. Аларны туктату яки килүчеләрнең санын киметү турында сүз дә була алмый. Сорауны – без аларга нинди тормыш тәкъдим итә алабыз? дип куярга кирәк”, ди Римда урнашкан мөһаҗирлек һәм интеграция мәсьәләләрен өйрәнүче “Этнобарометр” үзәге башлыгы Алессандро Сили.

Русиядә исә әлегә хакимиятләр “милли күпчелек” мәнфәгатьләрен кайгырта. Бу хакта премьер-министр Владимир Путин белән халык белән туры эфирда аралашуында әйтте. "Дәүләтнең төп бурычы - “милли күпчелек” хокукларын яклау", диде ул.

Ә илнең эшче мигрантларсыз яши алмавын искә төшергән, милли сәясәт турында җитди уйланырга чакырган сирәк чыгышларга каршы шунда ук тәнкыйть һәм нәфрәт туа.

Белгечләр исә бер илнең дә - АКШмы ул, Европа дәүләтеме яисә Русияме – мигрантлар ярдәменнән тыш икътисади кризистан чыга алмаячагын белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG