Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат 282-нче бәхәсле маддәне мәхкәмәгә бирә


282-нче маддәнең бер өлешен мәхкәмәгә шикаять итәргә әзерләнгән адвокат Юрий Зак
282-нче маддәнең бер өлешен мәхкәмәгә шикаять итәргә әзерләнгән адвокат Юрий Зак

Мәскәү адвокаты Юрий Зак Ирек Мортазин хөкем ителгән җинаять кодексының «социаль төркемгә карата нәфрәт уяту” маддәсен Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Әле күптән түгел генә Казанда җәмәгать транспортында билет бәяләренең артуына каршы урам чарасына чыгучы өч егет шәһәрнең милиция бүлегенә озатылган. “Регнум” агентлыгы язуынча, “Халык түли, ә түрәләр рәхәтен күрә” дигән шигарь тотып торучы әлеге егетнең берсенә Казан эчке эшләр идарәсенең җәмәгатьчелек иминлеге бүлеге җитәкчесе Сергей Чанкин “социаль нәфрәт уяту”да шелтә белдергән.

Чыннан да 282-нче маддәнең “социаль төркемгә нәфрәт уяту” өлеше хәзер Татарстанда еш кулланыла башлады. Шуның нигезендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең сүзчесе Ирек Мортазин хөкем ителеп 1 ел 9 айга төрмәгә утыртылды.

Аның адвокаты Юрий Зак исә 282-нче маддәнең бу өлешен конституцион мәхкәмәгә шикаять итәргә әзерләнә. Чөнки ул аны буталчык дип саный.

“Әгәр 282-нче маддәдәге милләт, динара нәфрәт уяту өлешләре аңлашылса, “социаль дошманлык” бик таркау билгеләмә һәм гомум хокук нормаларына каршы килә. Ул сүз иреге, “үзгәчә” фикер йөртүчеләргә каршы куллануга яхшы ысул булып тора. Һәм аның нигезендә хакимиятне тәнкыйтьләгән һәркемне рәхәтләнеп җаваплыкка тартырга мөмкин”, ди ул.

“Социаль төркем”гә җинаятьчеләр дә керә

Зак җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды социологларына да мөрәҗәгать иткән. Һәм алар “социаль төркем”нең бик киң мәгънәле булуын әйткән.

“Шулай булгач без җинаять эше каралганда аны ничек аңлата алачакбыз. Мәхкәмә дә үзенә ничек уңайлы шулай кулланырга мөмкин. Кеше ни өчен җинаятькә тартылуын аңларга тиеш”, ди ул.

Билгеле булганча, Мортазин хакимият дип билгеләнгән “социаль төркемгә карата нәфрәт уяту” өчен утыртылды. Аның адвокаты сүзләренчә, “социаль төркем” дип җинаятьчеләр оешмасы да, коррупционерлар да аталырга мөмкин. Димәк аларга карата нәфрәт уяту да җинаятькә саналырга мөмкин булып чыга.

Әгәр инде бу хакимият вәкилләренә генә кагыла икән шулай ук гадел түгел.

“Монда кеше хокуклары бозыла. Кешенең үз фикерен ирекле рәвештә әйтү мөмкинлеге кысыла. Ирек Мортазин мисалы моңа дәлил булып тора. Шуңа бу мәсьәләгә конституцион мәхкәмә тарафыннан ачыклык кертелергә тиеш”, ди Зак.

282-нче маддә нигезендә хөкем ителгән татарлар

Билгеле булганча Русия җинаять кодексының 282-нче маддәсе милләтара нәфрәт нигезендә яисә “социаль төркемгә карата нәфрәт уятуда” гаепләп биш елга кадәр хөкем итүне күздә тота.

Быел апрельдә инде интернетта Русия президентыннан әлеге “экстремистик” маддәне кире кагуны сораган мөрәҗәгать астында имза җыю башланган иде. Чөнки 282-нче маддә нигездә бик күп хокук яклаучылар хөкем ителде. Җәмәгатьчелек бу эшләрне хәрәмләшү дип саный.

Мисал өчен Татарстанда гына да әлеге маддә белән Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде, “Чаллы яшьләре” газеты баш мөхәррире Дамир Шәйхетдинов нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепләнде, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова бер ел шартлы җәзага тартылды.
XS
SM
MD
LG