Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

30 декабрь – Советлар Берлеге оешкан көн. СССР таркалуга да 19 ел үтеп киткән. Халыкның бер өлеше Совет чорын тискәре хисләр белән искә төшерә, ул чактагы гадәтләрне, халыкның бердәмлеген сагынучылар да бар икән.


– Кызганмыйм, чөнки хәзер тормыш яхшы. Советлар Берлеге вакытында кешенең хокуклары бераз кысынкы иде. Сәясәттә бер дин, бер фирка, бер сәясәт иде. Дәүләт тарафыннан көчләү бар иде.

– Ул вакытта авыз ачарга ирек бирмиләр иде. Бер генә милләткә игътибар бирелә иде. Безнең кебек татарларга мыскыллап карыйлар иде.

– Мин 1998 елда Бакыдан кайттым,чөнки анда сугыш башланды. Минем бабаларым монда яшәгән.Татарстанда 20 ел торам инде.

– Ашарга җитми иде ул вакытта. Әмма милләтләр арасында тынычлык иде. Кануннар кырыс иде.

– Ул вакытта кеше киләчәгенә ышанып яши иде. Бүгенге көндә иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Хәзерге дәүләт халыкны сакламый.

– Минем карашым тискәре. Элекке бердәмлек дигән нәрсәне хәзер авылга кайтсаң да күреп булмый. Бер кая ялга юллама алып булмый. Элек һәр кеше диярлек бара ала иде. Пионерларның “Зарница” кебек уеннары гына да ничек матур була торган иде. Хәзер халык тик акчага гына табынып яши.

– Советлар Берлеге таркалуы – фаҗига ул. Элекке чордагы кешеләрнең әхлакый кыйммәтләре хәзерге көндә көнбатыш сәясәтенең мәсләге басымы астында бара. Ә көнбатыш сәясәтенең мәсләге шәхсән кешенең үсешенә корылган. Ә Советлар Берлегеның сәясәт мәсләге коммунизмга, ягъни коллективны тәрбияләү системына корылган иде.

– Коммунизмга барып җитеп булмавы билгеле булды бит инде. Ул халыкларның бер идеалы иде. Бүгенге сәясәт миңа күбрәк ошый. Чөнки базар мөнәсәбәтләре туды. Ә ул кешегә күбрәк мөмкинчелек бирә ала.

– Элек илдән чыгып китү тыела иде. Хәзер студентлар төрле җиргә чыга ала. Әмма бер кыенлыгы бар: хәзер югары уку йортын тәмамлаганнан соң, эш табуы бик авыр.

– Таркалуга һәр милләтнең омтылышы бар. Әмма таркалган милләтләр – Кыргызстан,Үзбәкстан,Таҗикстанның хәлләре бик авыр. Әмма алар бер 10-20 ел вакыт узганнан соң яңадан берләшәчәк. Аларны берләшергә экономика сәясәте мәҗбүр итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG