Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:29

Казандагы кар көртләре, юлларда машиналар тыгылу, метроның яңа юлы ачылуы, Президент чыршысы, ел җитәкчеләрен билгеләү – болар барысы да 2010 елның соңгы көннәрендә булган вакыйгалар.

Табигать күренешләре алып килгән маҗаралар елның соңгы көненә кадәр дәвам итте. Шәһәр хуҗалыгы кар көртләрен чистартып өлгерә алмый, өстәвенә яңа ел күчтәнәчләрен алырга яки кунакка Казанга көн саен 50 меңләп машина килә.

Өстәвенә урамнарны чистарту, карларны көрәү элекке еллардан ук Казан шәһәре хакимиятенең иң көчле кәсебе түгел. Менә шундый машиналар туктап калган, тыгынлы шәһәрдә бер-бер артлы төрле бәйрәм чаралары үтә.

7 мең баланы “Татнефть-Аренага” җыеп, Президент чыршысын үткәрү үзе генә ни тора. Аларга 7 мең данә бүләк тапшыру гына түгел, ә берсеннән-берсе мәшһүр артистларны китерү мәсьәләсен ничек чишкәннәрдер.

Казанда боз һәм ялкын

Мәскәү телевидениесендә оештырылган "Боз һәм ялкын" проектында катнашучылар, тимераякта шуучылар Т.Навка, Р.Костомаров, А. Ягудин, М.Петрова, А.Тихонов, Т.Тотьмянина президент чыршысында балаларның күңелен ачты. Әлеге тамашаны Илья Авербух һәм атаклы артист Марат Башаров алып барды. Марат татарча да сөйләргә тырышып карады. Аңа тиздән Татарстанның халык артисты исемен бирәләр дигән хәбәр дә таралды.

"Ел җитәкчесе" бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырганда Миңтимер Шәймиев президент Рөстәм Миңнеханов командасының бердәм һәм тиз эшләвен мактады. Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендәге комиссия 152 дәгъвачыдан 31 җитәкче сайлап алды. Мондый һәм башка чараларда катнашучыларны тамаша залларына нинди транспортка төяп китергәннәрдер, анысын бер Алла гына белә.

Күккә күз төбәп үткән көннәр

Рөстәм Миңнехановның бер тәүлек эчендә Әлмәттәге Миннебай мәхәлләсендә газ эшкәртү ширкәтен ачуы, "Татнефть" берләшмәсенең мөдирләр шурасы утырышын үткәрү, Казанга кайтып тагын әллә күпме чараларда катнашуы, аннан алда республиканың көньягында Чирмешән районына барып, районны 22 ел җитәкләгән Минсәгыйт Шакировка Татарстанның иң югары орденын тапшырып, аның урынына яңа башлык сайлатуы бары тик вертолет яки башка һава транспорты ярдәмендә генә мөмкин булгандыр.

Чагин КамАЗы чүлләрдә оча ала, "Домодедово" һава аланыннан алай очып булмый шул.
Яңа ел алды көннәре “КамАЗ-Мастер” такымы өчен бигрәк тә маҗаралы булды. Аргентинада 1 гыйнварда башлана торган автоузышка катнашыр өчен диңгез юлы белән 4 машина Буэнос-Айреска алдан ук җибәрелде. Атаклы спортчы һәм машина йөртүчеләр, дөнья чемпионнары Мәскәүнең Внуково һәм Домодедово һава аланында берничә көн күкнең ачылуын көтеп ятты. Очкычка утыртабыз дип документлар тикшерәләр дә, аннан соң юлчыларны кире чыгаралар икән.

Шулай көтә торгач, Мадридтан Буэнос-Айреска автораллида катнашучыларны алып китә торган очкыч Чаллы егетләрен көтеп тормыйча, Аргентинага китеп барган. Шулай да Виктор Чагин һәм тагы берничә кеше, беренче төркемдә Латин Америкасына барып җиткән диләр.

Аргентина ярына паромда китерелгән “КамАЗ”ларның руле артына утырырга тиешле егетләрнең бер төркеме Мәскәүдә калды. Бары тик 30 декабрьгә каршы төндә генә Фирдәвес Кәбиров төркеме Питербур аша юлга чыга дигән хәбәр бар.

Соңгы көннәрдәге карлы җилләр Гольфстрим ягыннан исә, иске елның соңгы көнендә Идел-Уралга килүче циклон Кара диңгездән, ягъни көньяк-көнбатыштан килә. Хәзер инде шәһәрдән күрше өлкәләргә юлга чыгучылар да, юлга түгел, ә күккә күбрәк карый.


Шәһәр хакимияте йомгаклар ясый

Татарстан прокуроры Кафил Әмиров
Юл тыгыннарының берсенә Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та эләккән. Иң озак юлда утыру 7 сәгать дәвам итсә, Кафил Әмиров алай ук озак утырмаган. Ләкин ул журналистлар белән очрашып, Казан җитәкчеләрен җавапка тарттырырга җыенуны әйткән. Хәтта шәһәр үзәгендә дә тәүлекләр буе кар өелеп ята диләр. Шулай да прокурор шәһәр хакимиятен төрмәгә утыртырга җыенмый. “Кемдер барыбер хуҗалыкны алып барырга тиеш”, ди Кафил Әмиров.

Казан шәһәр думасы үзенең соңгы утырышында мәгариф, сәламәтлек саклау, энергия ресурсларын куллану, коммуналь хуҗалык һәм “Электрон Казан” програмын үтәү мәсьәләсен караган. Кирәкле кадәр финанс бирелмәсә дә, нигездә бу програмнар үтәлә икән. “Электрон Казан” програмы 2013 елларда тулысынча гамәлгә кертелергә тиеш.

Җир өсте һәм җир асты юллары ачылды!

Яңа ел алдыннан Ямашев-Әмирхан урамнары кисешкән урында ике катлы яңа юл ачылды. Бу төзелеш 2-3 ел дәвам итте. Аңа 2 миллиардлап акча китте. Ләкин мондый күперләр дистәдән артык булырга тиеш. Ә хәзергә машина тыгыннарын киметер өчен җәяү йөрүдән башка метро гына иң ышанычлы хәрәкәт итү юлы булып тора.

Метроның яңа тукталышын ачу тантанасы, Казан, 30 декабрь 2010 ел.
Казанның 1000 еллыгына Зорге урамыннан Кремльгә кадәр 5 тукталышлы метро юлы төзелгән иде. Соңыннан бу юл Җиңү проспектына кадәр озайтылды. Казан кирмәненнән "Идел-пресс" нәшриятына кадәр Казансу елгасы астыннан үткән метро юлы ниһаять төзелеп бетте. Гасырлар буе Кирмән астында яшерен юллар бар дип куркып яшәгән халыкка ниһаять шушы шомлы урыннан метро белән җилдереп үтеп китү мөмкинлеге туды.

30 декабрьдә “Идел-Пресс” нәшрияты һәм Энергоуниверситет тирәсендә “Кәҗә бистәсе” метро тукталышы ачылды. Бу яңа метро юлы Мәскәү базары һәм Соцгород мәхәлләсенә барып җитәргә тиеш. Җир астыннан юллар ачылгач, җир өстендәге бөкеләр юкка чыгар, тыгыннар таралыр дигән өмет бар.

Елның соңгы туйлары

Иске елның соңгы көнне җомга көнгә туры килә. Нәкъ шул көнне парлар никахлаша, туйлар үткәрә. Яңа елны каршы алу һәм гаилә бәйрәмен бер юлы үткәрергә теләүчеләр күп икән. Казанның ЗАГС идарәсендә елның соңгы көнендә 33 пар гаилә теркәргә җыена. Төзүче Сергей Китаев, Казан университетында укучы Динә Гәрәева бу көнне беркем белән дә бүләргә теләми. Алар үзләрен һәм машиналарын бизәп, үзләре генә машинага утырып, ЗАГС идарәсенә барырга җыена. Кичен Яңа ел каршы алганда гына аларның дус-ишләре бу яңалыкны беләчәк. Хәер матбугатка чыккан бу вакыйга турында яшьләрнең әти-әниләре һәм дуслары сизеп калачак. Яңа ел бәйрәме мондый гаиләләрдә икеләтә тантаналы булыр дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG