Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл мәйданда Коръәнне яндыру тәкъдименә каршылыклар арта


"Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәт", яңа ел бәйрәме төнендә Кызыл мәйданда Коръәнне яндыру радикаль генә түгел, урысларга карата яхшы мөгамәләдә булган мөселманнарның да ачуын чыгарып, киңкүләм бәрелешләргә китерергә мөмкин, дип саный.

“Коръәнне яндыру нияте турында мәгълүмат барлыкка килү сәбәпле, "Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәт"нең милли шурасы моңардан баш тартырга чакыра”, диелгән оешманың интернет сәхифәсендә.

Анда шулай ук бәрелешләр аркасында бер гаепсез кешеләргә зыян килергә мөмкинлеге әйтелә.

Ул арада үтәмилләтчеләр, Кызыл мәйданда Яңа ел бәйрәмен бары мәскәүләр генә каршы алырга тиеш, дип белдерә.

“Без рәсми хакимиятне Кызыл мәйдан һәм Мәскәүнең башка бәйрәм уза торган урыннарында меңнәрчә эшче мигрантларның булмавы өчен чаралар күрергә чакырабыз”, ди алар.

Моннан тыш, “Интерфакс” язуынча, "Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәт"енә нигез салучы Александр Белов Кызыл мәйданда Коръәнне яндыруга чакыруы турындагы хәбәрләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG