Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даниядә террор гаебе белән кулга алынган кешеләр сак астында


Jyllands-Posten газетасы баш фатиры
Jyllands-Posten газетасы баш фатиры
Даниядә "Jyllands-Posten" басмасы каршында кичә террор һөҗүме әзерләүдә шикләнелеп кулга алынган дүрт кешедән өчесе сак астында тотыла.

Полиция мәгълүматларына караганда, тоткарланган кешеләрнең өчесе – чыгышлары белән Тунис, Лүбнән һәм Швециядән. Сыену гозере белән Швециягә килгән гыйраклы җитәрлек дәлил табылмаган өчен иреккә чыгарылган. Алар пәйгамбәрне мыскыллаган рәсемнәрне бастырган газетага террор һөҗүме оештыру максатында 2 көн элек Даниягә килә.

Даниянең "Jyllands-Posten" газетасы Мөхәммәд пәйгамбәр рәсемнәрен бастырган иде.

Дания иминлек хезмәте һәм күзләү башлыгы Якоб Шарф террор гамәлен булдырмас өчен чаралар күрелде, дип белдерде.

Махсус чара Швеция һәм Дания полициясенең уртак тырышлыгы белән оештырылды. Швециядә бу террор гамәлен оештыруга катнашы булуда шикләнелгән тагын бер кеше кулга алынды.
XS
SM
MD
LG