Кызларның икесе дә Татарстан башкаласына буш кул белән килми, Зәйнәп тә Лиана да Казанга үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итә.
Зәйнәп тә шул ук университетта, журналистика бүлегендә белем ала. Дөреслектә, аның исеме Зоя Солошина икән. 21 яшендә ул дусты Зөлфәт Зиннуров тәкъдиме белән исемен Зәйнәпкә алмаштыра.
Әйткәнебезчә, ул кул эше белән шөгыльләнә, баш киемнәре, оекбашлар, бияләйләр бәйли.
“Быелгы ел инде минем исемдә аеруча истә калачак, чөнки миңа татар исеме куштылар, хәзер мин – Зәйнәп. Кыскача үзем турында сөйләгәндә, Сочи шәһәрендә туганмын, балачагым Татарстан белән чиктәш Илеш районында (Башкортстан) үтте”, дип дәвам итте сүзен Зәйнәп.
“Тау чаңгысында шуарга, велосипедта йөрергә яратам (хәтта җәй көне Уфадан авылга (200 чакрым) велосипедта кайтам). Башкорт дәүләт университетында журналистика факультетында 5 курста белем алам. Уфа шәһәрендә чыгып килгән газетларның берсендә ("Атна") журналист булып эшлим.
"Диләфрүз" исемле хатын-кызлар журналында "Кич утырып бәйләм бәйлим" сәхифәсен алып барам. Журнал аша укучыларны кул эшләре серләренә төшендерәм. Бик күп кул эшләренә әнием өйрәтә, әле дә нәрсәдер бәйләгәндә, аңа шалтыратып киңәш сорыйм, ничегрәк бәйләнә дип. Киләчәктә үземнең милли ательены булдырырга хыялланам”, диде Зәйнәп.