Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар: 2010 елның михнәтләре дә, бәйрәмнәре дә күп булды


Гали авылында узган Сабан туеннан күренеш
Гали авылында узган Сабан туеннан күренеш

2010 ел җиңел булмады. Кырыс табигать шартлары белән бергә, ул татар теле, милләте өчен аерым авырлыклар китерде, шулай да Самар татарлары өчен бу ел мәдәни чараларга бай ел булып та истә калачак.


Самар төбәгендә узган 2010 ел үзенең зәмһәрир суыклары һәм көйдергеч кызулары белән халыкны җәфалап аптыратты. Җиләк-җимеш куаклары җимеш бирмәде, күп чишмәләр корыды, елгалар сусыз калды. Кырларда терлек-туар кыркырлык та үлән юк иде. Атналар буйлап урманнар янды. Менә шул шартларда да татар ураза тотты, корбан чалды, хаҗга барды, бәйрәмнәрне зурлап уздырды.

Инде гадәти хәлгә әйләнгән Нәүрүз, Сөмбелә, татар балалар фольклор ансамбльләре бәйрәмнәре, Сабан туйлары гөрләп узды.

Тарихта беренче мәртәбә Русия Федерациясендәге зур татар авылларының беренче Сабан туе Самар өлкәсенең Гали авылында узды. Болай да матур һәм бай авылны өлкә бюджетыннан акча биреп, тагын да төзекләндерделәр.

Авылда ел саен 20 нарасый туа. Бу инде бер сыйныф бала дигән сүз. Гөрләп урта мәктәп эшли. Мәдрәсә тулы шәкерт. Өч мәчеттә намазлар туктамый.

Райондагы “Туган тел” җәмгыятен Гали авылы эшмәкәре Расыйх Латыйпов җитәкли. Узган елны Расыйх әфәнде Самар өлкәсенең иң шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кешесе итеп танылды.

Өлкә татар мохтариятенә бер ел булды. Кыска вакыт эчендә җитәкчесе Миннәхмәт Халиуллов үз акчасына тарихта беренче мәртәбә өлкәдәге татар егетләрен җыеп, татар көрәшеннән ярыш уздырды. Абсолют батыр булып Марат Мымрин калды. Көрәштә Гали егетләре осталыклары белән аерылып торды.

II Бөтендөнья сугышының 65 еллыгында татар ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Бөек инкыйлабтан соң Самар шәһәр Думасына беренче мәртәбә татар кешесе депутат булып узды: ул – Миннәхмәт Халиуллов.

Татар җәмәгатьчелеге “Бердәмлек” газетының 20 еллыгын, “Ялкынлы яшьлек” һәм “Ак каен” ансамбльләренең 40 еллыгын, Камышлы авылының драма театрының 90 еллыгын зурлап уздырды. Самар татар яшьләре Казан телевидениесендә “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашты.

Мәдәни тормышта иң зур вакыйга булып Самарда Филүс Каһировның чыгышын санаучылар күп. Самар татарлары Хәйдәр Бигичевтән соң мондый талантны күргәннәре юк иде әле.

Тарихта беренче мәртәбә татар балалары өчен мөселман җәйләве оешты. Бу эшне Радик Газизов җитәкләде.

Самар мәктәпләрендә укучылар фәнни хезмәтләр яза. Җиденче сыйныф укучысы Диләрә Сабирҗанова татар туе тарихын яктыртып, Самар күләмендә беренче урынны алды.

Самарның социаль-педагогик колледжында да “Ел укытучысы” исемен бирү гадәткә керде. Татар хатыны Албина Мәхмүтова “Һөнәрмәндлектә иҗади алымнар” номинациясендә беренче урынны алды.

Шентала авылы турында китап дөнья күрде. Кошки авылында мәчет салына башланды.

2010 ел тарихка татар телен изү, кысрыклау, мәктәпләрдән куып чыгару елы булып керәчәк. Соңгы өч елда татар теленнән олимпиада уздырырга мәгариф министрлыгы бер тиен бирми. Чыгымнар татар байлары җилкәсендә.

2010 елның башка югалтуларын да әйтеп китәргә мөмкин: бер ел буе Самарда “Хәмидулла” мәчетен салырга җир бирмиләр. “Этнос и культура” журналы чыгудан туктады. Фин, Герман, Япон сугышларында катнашкан иң өлкән ветеран Галәүтдин углы Гыйлаҗетдин Шамбазов 107 яшендә вафат булды.
XS
SM
MD
LG