Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:19

Обама: “Әл-Каидә” хәзер ныграк басым астында


Кушма Штатлар президенты Барак Обама “Әл-Каидә”нең хәзер башка чорларга караганда да АКШ җитәкләгән халыкара көчләре басымы астында ныграк булуын әйтте. Аның сүзләренчә, алар Әфганстан белән Пакстан чигендә качып ята.

Бу хакта Обама АКШның Әфганстандагы хәрби базасы һөҗүменең бер еллык вакыйгасы уңаеннан әйтте. Ул чакта барлыгы җиде күзләү идарәсе вәкиле үлде.

Кушма Штатлар президенты сүзләренчә, иминлек хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәсендә АКШта хәлләр яхшырак якка үзгәрде.

Обама иминлек хезмәте вәкилләре үз эшен уңышлы тәмамласын өчен аларга барлык кирәкле шартлар да тудырылачагын белдерде.

Бер ел элек Әфганстанның көньяк-көнчыгышындагы Хост вилаятендәге американ хәрби базасына интихарчы һөҗүм ясаган иде.

XS
SM
MD
LG