Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский һәм Лебедев адвокатлары мәхкәмә карарын шикаять итте


Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев адвокатлары Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе чыгарган карарны шикаять итте.

Ходорковский адвокаты Карина Москаленко сүзләренчә, шикаять бирүгә кануни нигездә бары ун көн генә билгеләнә, ә ул Русиядә ял көннәре булу сәбәпле, алар шикаятьне бик тиз арада бирергә мәҗбүр булган.

Алдагы көнне Мәскәү мәхкәмәсе нефть урлауда гаепле дип табып Ходорковский һәм Лебедевка 13,5 ел төрмә хөкеме чыгарды.

Шул ук вакытта дөнья җәмәгатьчелеге әлеге мәхкәмә карары сәбәпле, Русияне тәнкыйтьләп чыкты.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасының бүгенге белдерүендә бу карар Русиянең хокуки дәүләт булу абруена суга, диелгән.
XS
SM
MD
LG