Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

АКШ Дәүләт департаменты: Пакыстан кеше хокуклары өлкәсендә үсеш ала алмады


Кушма Штатлар Дәүләт департаментының яңа хисабында Пакстанның кеше хокуклары өлкәсендә артык алга китә алмавы әйтелә.

Илнең иминлек хезмәтләре кырыс рәвештә кеше хокукларын боза. Сәяси күзлектән сепаратистларны яклаган меңләрчә кешеләр зинданга ябыла һәм тышкы дөнья белән элемтәгә чыга алмый.

Бу бигрәк тә сепаратистлар хәрәкәте көчле булган Белуҗистан вилаятенә кагыла.

Дәүләт департаменты күпләп кеше үтерүләрне һәм урлауларны туктату, һуманитар ярдәм оешмаларын төбәккә кертү өчен Пакыстан хакимиятенә басымны иң югары дәрәҗәдә дәвам итә.

XS
SM
MD
LG