Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:54

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе 2010 елның азагында хисап-сайлау конференциясен үткәрде. Автономиянең оешуына инде алты ел. Конференциядә соңгы өч елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.

Яңалыклардан – элек автономия ике “катлы” Шура һәм идарәдән төзелсә, хәзер идарә генә калды. Аңа әгъза итеп 23 кеше сайланды, киләсе өч елда автономияне шулай ук Ирек Шәрипов җитәкләячәк.

Республиканың Халыклар Дуслыгы йортына конференциягә республиканың төрле почмакларыннан милли хәрәкәт вәкилләре җыелды. Башлап, Удмуртиянең милли сәясәт министры Владимир Завалин татар милли хәрәкәтенең соңгы елларда башкарган эшләренә тукталды. “Милли-мәдәни автономия белән бер сүздә булып эшләдек, аеруча 2010 елда Удмуртиядә уздырылган федераль Сабантуен уздыруда күп эшләргә туры килде”, диде Владимир Завалин.

Владимир Завалин декабрь аенда Мәскәүдә футбол җанатарлары арасында булган чуалышларга тукталып, “республикада милли сәясәт министрлыгы һәм милли оешмалар шундый бәрелешләрдән саклап кала алды”, дип белдерде. Югыйсә, шундый “көчләр” республикада туплануы мөмкин булган.

Хисап-сайлау конференциясе
Әлеге вакыйгалардан соң, Русиянең регионнар үсеше министрлыгы төбәкләрдәге милли оешмаларга хат юллаган. Анда тиз арада халыклар үсешенә кагылган програм булдырып, аны тормышка ашыру өчен күпме финанс таләп ителәчәген санап, министрлыкның тәкъдимнәр көтүе хакында язылган. Шушы карарга нигезләнеп, Ижаудагы “Спартак” халыклар дуслыгы йортын төзекләндерергә кирәклеге турында килешенелде.

Төбәкләрдән килгән җирле милли-мәдәни автономия рәисләре дә үз эшләре хакында хисап тотты. Удмуртиянең Ува бистәсендә милли-мәдәни автономия әле күптән түгел оешкан. Шуңа да карамастан, анда инде милли бәйрәмнәр оештыруга, концертлар куюга игътибарларын юнәлткәннәр.

Можга төбәгендә татарларның җирле автономиясе хәтта Удмуртия күләмендәге оешмадан алдарак та булдырылды. Аны җитәкләгән укытучы, шагыйрь, җырлар авторы Илгиз Кадыйров, кызганычка каршы, арабыздан инде китте. Хәзер автономия рәисе булып Илгизәр Хәсәнов урманчылык оешмасы генераль директоры сайланды.

Илгизәр Хәсәнов
Илгизәр Шәйхетдин улы 2010 ел дәвамында мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшне дәвам итүләре, җирле каналларда татар телендә телевизион һәм радиотапшырулары алып барылуын, мәчет белән дә актив эшләүләрен җиткерде. Шулай ук хакимият органнары белән дә уртак тел табып, чараларны уздыруда финанс мөмкинлекләр тапканнар.

Хәсәновның тәкъдиме – киләчәктә регион үсеше министрлыгына да проектлар язып, татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча финанс алуга ирешергә кирәк.

Воткинск шәһәреннән “Тургай” ансамбле җитәкчесе, шагыйрә Гөлфия Исхакова ел дәвамында төркем белән башкарылган эшләре хакында сөйләде. Ансамбль әгъзаларына заманча костюмнар кирәклегенә басым ясады.

Дөрес, 2010 елда Ижауда булып узган федераль Сабантуена 200дән артык милли костюмнар тегелде. Аларны районнарга, Ижаудагы төркемнәргә тапшырганнар. Әмма әле алар җитәрлек түгел, шуңа да “бу мәсьәлә көн тәртибендә калачак”, дип белдерде автономия рәисе Ирек Шәрипов.

Конференциядә тагын бер нәрсәгә басым ясалды. Бу республика татарларының төрле милли оешмаларының бердәм булып эшләве. Аксакаллар оешмасы, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге – алар берәм-берәм түгел, бер көч буларак милли хәрәкәттә катнаша.

Ирек Шәрипов йомгак ясап, милли хәрәкәттә республикада танылган шәхесләрнең булуына да сөенечен белдерде. Зур ширкәтләрнең генераль директорлары, танылган эшкуарлар – милләттәшләребезне әйдәп баручы, татарлар тормышына да үзгәреш кертә алачак көчләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG