Accessibility links

Химкида экологка һөҗүмдә гаепләнгән түрә кулга алынды


Химки мәхкәмәсе эколог Константин Фетисовка һөҗүмдә шикләнелүчеләрнең берсе - шәһәр милке идарәсе комитеты хезмәткәре Андрей Чернышевны кулга алуны рөхсәт итте.

Барлыгы бу эштә дүрт шикләнелүче бар. Элегрәк Реутов шәһәре кешесе 26 яшьлек Денис Растокин кулга алынган иде.

Константин Фетисов 4 ноябрь көнне бик каты кыйналды. Ул әле хәзер дә аңга килә алмыйча реанимациядә ята.
XS
SM
MD
LG