Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте киләсе елга универсиада төзелешләренә 10,5 миллиард сум бүлә



Русия хөкүмәте2013 елны Татарстанда үтәчәк Халыкара җәйге универсиада төзелешләрен финанслау өчен 2011 елны 10,5 миллиард сумнан артык субсидия бирү турында карар кабул итте. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Декабрь башында хөкүмәт универсиадага әзерлек уңаеннан дотацияне арттыру турында белдергән иде. Элегрәк бу уңайдан 9,9 миллиард сум бирү каралса, 6 декабрьдә бу сан 14,4 миллиард сумга арттырылды. Әмма акчаларның бүленү вакыты әйтелми.
XS
SM
MD
LG