Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосының Беларус редакциясе тоткыннарга теләктәшлек чарасын башлады


Ризасызлык чарасы вакытында кулга алынган кешеләрнең берсе
Ризасызлык чарасы вакытында кулга алынган кешеләрнең берсе
Азатлык радиосының Беларус редакциясе башлаган “Теләктәшлек” чарасы Беларуста узган президент сайлавыннан соң кыйналган һәм төрмәгә ябылган йөзләгән кешегә багышлана.

Әлеге чара кысаларында танылган сәясәтчеләр, диссидентлар, хокук яклаучылар, язучылар, музыка һәм сәнгать кешеләре сәяси тоткыннарның исемнәрен укый.

Проектта элекке АКШ президенты Джордж Буш, элекке дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел, Польша һәм Чехия тышкы эшләр министрлары, шулай ук академик Андрей Сахаровның хатыны хокук яклаучы Елена Боннэр катнаша.

19 декабрь көнне милиция Минскида җыелган оппозиция тарафдарларын көч белән куып таратты. Йөзләгән кеше төрмәдә кала, алар арасында президентлыкка биш намзәт тә бар. Аларга төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG