Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Мисырда шартлауны “Гыйрактагы Әл-Каида” оештырган булуы ихтимал


Яңа ел төнендә Мисырның Искәндәрия шәһәрендә булган шартлауның “чит эзе” бар, дип белдерде Мисыр хакимиятләре.

Христиан гыйбәдәтханәсе янында булган шартлауда 21 кеше һәлак булды, 40лап кеше яраланды. Чиркәү янында интихарчы утырган машина шартлаган, дип фаразлана.

Террор һөҗүменә ““Гыйрактагы Әл-Каида” оешмасының катнашы булуы шикләнелә. Бу оешмадан Мисыр христианнарына янаулар булганы бар.

Президент Һөсни Мөбәрәк террор гамәлен “Мисырга һөҗүм” дип атады һәм террорга каршы көрәшәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG