Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда кулга алынганнарның күбесе төрмәдә кала


Борис Немцов милиция белән сөйләшә, 31 декабрь, Мәскәү
Борис Немцов милиция белән сөйләшә, 31 декабрь, Мәскәү
Мәскәү һәм Петербурда 31 декабрь җыелу иреген яклап уздырылган чарада кулга алынган оппозиция вәкилләренең күбесе төрмәдә кала.

“Башка Русия” җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимонов хулиганлыкта гаепләнеп 15 тәүлек төрмәгә хөкем ителде.

Хокук яклаучы Людмила Алексеева сүзләренә караганда, “Теләктәшлек” хәрәкәте рәистәшләренең берсе Борис Немцов милициядә 2 гыйнварга кадәр калачак. Аны Тверская урамын ябу омтылышында гаеплиләр.

Мәскәү һәм Петербурда 130лап кеше кулга алынды. Русиянең башка шәһәрләрендә җыеннар тыныч узды.

Бу айда беренче тапкыр хокук яклаучыларга һәм оппозиция активистларына 31 декабрьдә Мәскәүнең Триумф мәйданында протест митингы үткәрүгә рөхсәт бирелде.

Конституциянең җыеннар үткәрү иреген бирүче 31-нче матдәсен яклап митинг уздыручылар Мәскәү хакимиятенең чарада катнашучылар санын бер мең белән чикләү шартына ризалашкан иде.
XS
SM
MD
LG